Принято заявок
440

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Әллә инде төш күрәм…

Җәй көне эссе һавада

Кәҗә суда коена.

Су анасы чалгы тотып

Чыкты елга буена.

 

Печән чабарга исәбе

Галинең кәҗәсенә.

Кинәт… басмада калган

Тарак төште исенә.

 

Барды. Күрде. Зур мөгезле

Шүрәле басып тора.

Таракны урлап качарга

Уңайлы хәйлә кора.

 

Кәҗә, сарык – капчык асып,

Басмага килеп җитте.

Алтын таракны урманга

Шүрәле алып китте.

 

Балта тотып Былтыр тора

Шүрәлене каршылап.

“Бүре башын нишләтим? — ”дип

Акбай тора аптырап.

 

Уф, буталдым, арып беттем,

Әллә инде төш күрәм…

Тукай бабайны яхшылап

 Өйрәнергә сүз бирәм!

Шарифуллина Наиля Анасовна
Страна: Россия