Принято заявок
2212

IX Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Людмила Евгеньевна Улицкая. Кәгазъ китергән җиңү..

Язгы кояш җылысы тәэсирендэ кара ярмаларны хәтерләткән кар эреп, болганчык судан кешеләр тарафыннан кыш буе ыргытылган чүп-чар, иске-москы, сөякләр, пыяла ватыклары өскә калыккач, һавага начар исләр арасында иң көчлесе булган үзе дымлы, үзе баллы язгы җир исе таралган көннәрнең берсендә Геня Пираплетчиков ишегалдына чыкты. Аның фамилиясе шулкадәр килешсез яңгырый ки, укый белә башлаганны бирле малай ул яңгырашны үзен кимсетү итеп тоя иде.

Болардан тыш Геняның тумыштан аяклары тыңлаусыз, шунлыктан ул бераз сикереп, сәеррәк итеп атлый.

Җитмәгәненә, борыны һәрвакыт тыгылганлыктан, ул авызы белән сулый, бу исә иреннәрен киптерә һәм аларны гел ялап торырга туры килә.

Шуларга өстәп Геняның әтисе дә юк. Бер Геняның гына түгел, бик күпләрнең әтиләре юк иде ул елларда. Тик, алардан аермалы буларак, Геня әтисен сугышта үлде дип әйтә алмый, аның әтисе бөтенләй юк.

Шул сәбәпләр барысы бергә төйнәлеп малайны бик бәхетсез итә иде.

Кышкы-язгы авырулардан бераз арынгач яулык өстеннән йон башлык киеп, муенына озын яшел шарф урап Геня, әйткәнебезчә, ишегалдына чыкты. Кояш нурлары инде ул вакытка кыздыра ук башлаган, кечкенә кызлар оекларын аяктан тәгәрәтеп төшереп тубык сөяге турысында тыгыз колбасалар ясап йөгерешәләр. Җиденче квартирадагы әби дә оныгы ярдәме белән тәрәзә төбенә урындык куеп, йөзен кояшка куйган.

Һава, җир – бар җиһан яз шатлыгыннан бүртеп кабарган, шәрә агачлар хәзер үк яфрак ярырга әзер.

Урам уртасында басып торган Геня әсирләнеп һава тирбәнешләрен тыңлады, таза мәче шул вакыт юеш җиргә сак кына басып урамны аркылы чыга башлады. Шул вакыт алар уртасына кар кисәге килеп төште. Мәче тартылып артка сикерде.Йөзенә чәчрәгән пычырак тамчылардан Геня авыр сулап куйды. Икенче кисәк аркага килеп бәрелде. Малай өченче кисәк килеп тигәнче дип сикерә-сикерә өенә чапты. Аның артыннан малайларның үзләре уйлап чыгарган мыскыллы шигырь яңгырады:

— Генька аксаган, борыныннан аккан!

Геня борылып карамыйча булдыра алмады: артта үзенә буйсынмаганнарның дошманы, җитез һәм куркусыз Женька Айтыр, аңа ярарга тырышып кар аткан Колька Клюквин, шигырь такмаклаган кызлар басып торалар иде.

Геня ишеккә атылды, каршыга әбисе, яшел һәм зәңгәр чәчәкләр төшкән көрән эшләпәле кечкенә карчык очрады. Алар Миусс скверына барырга тиеш иделәр.Ул җилкәсенә ышкылып беткән, әмма күзләре әле хаман гәрәбәләр сыман ялтырап торучы төлке тиресе салган.

Кичен, Геня яшел чаршау артында йокыга талгач, әбисе белән әнисе озак киңәштеләр.

— Нигә? Нигә алар һәрвакыт Геняны кыерсыталар? –дип пышылдады әбисе.

— Минемчә, аларны Геняның туган көненә чакырырга кирәк, — диде әнисе.

— Акылдан яздыңмы әллә, алар бит балалар түгел, алар бит бандитлар, -диде куркып әбисе.

— Башка юл күрмим, пирог, төрле тәм-томнар пешереп бәйрәм ясарга, — дип җаваплады әнисе.

— Алар бандитлар һәм караклар, өйдә берни калдырмаслар, -дип каршы төште әбисе.

— Безнең алыр әйберебез бармы?- дип кырыс кына сорап куйды әнисе. Әбисе җавап бирмәде.

— Синең аяк киемнәрең беркемгә дә кирәкми.

— Мин аяк киемнәрем өчен борчылмыйм, улыбыз кызганыч, — дип ямансулады әби.

Ул көннән соң ике атна узды. Ямьле тыыч яз килде.Аяк аслары кипте, ботен ишегалдын яшел үлән каплады. Хәзер инде ташлаган чупләр дә күренми, тирә-якта бары тик яшеллек хөкем сөрә иде.

Балалар көне буе уйнадылар. “Казак”лардан качучы “башкисәр”ләрнең акшар, күмер кисәкләре белән язган тамгалары белән рәшәткәләр тулды.

Менә инде өченче атна Геня мәктәпкә йөри. Әнисе белән әбисе бер-берсенә карашып куялар, чөнки малай еш авыраганга күрә тоташтан мәктәпкә йөри алмый, атна узуга тагын авырый башлый иде. Төрле хорафатларга ышанучан әбисе, күз тимәсен тагын, дип җилкә аша төкереп куя. Мәктәпкә дә Геняны әбисе озата, дәресләр беткәч мәктәп вестибюлендә көтеп ала, озын зәңгәр шарфын чорнап, кулыннан җитәкләп өйгә алып кайта. Болар бар да малай еш авыраганга эшләнә.

Туган көне алдыннан әнисе Геняга бәйрәм оештырырга теләвен әйтте, сыйныфташларын, ишегалды малайларын чакырырга тәкъдим итте.

— Берәүне дә чакырасым килми, әни, кирәкми,- дип үтенде малай. Әнисенең җавабы кискен булды:

— Кирәк!

Әнисе кичен ишегалды малайларын үзе чакырып керде. Берсен дә калдырмады, бөтенесен чакырды.

— Син дә кил, Женя, — дип исемләп дәште һәм Айтырның салкын, өлкәннәрчә җитди карашыннан уңайсызланып китте.

— Ә нигә килмәскә, киләм, — дип тыныч кына җавап кайтарды Женя.

Геняның әнисе өйгә кереп камыр куйды.Һәркем үзенчә әзерләнә башлады. Геня ямансу гына бүлмәгә күз йөретеп чыкты. Барыннан да бигрәк аны кара ялтыравык пианино борчый иде – мондый пианино, мөгаен, берсемдә дә юктыр. Китап шкафы, киштәдәге ноталарга түзеп була әле. Ә менә Бетховен битлеге! Кем дә булса, бу синең бабаңмы, әллә әтиеңме, дип сорамый калмас. Геня битлекне алып куярга теләде.

— Нишләп комачаулады әле ул сиңа? – дип гаҗәпләнде әбисе. – Аны әнинең укытучысы бүләк итте.- Инде күп тапкырлар сөйләнгән булуына карамастан, әбисе, үзенең әнисе ничек талантлы пианистка булуы, сугыш башланмаса консерваторияне бетерү мөмкинлеге булуы турында сөйләп китте.

Сәгать дүрткә өстәл уртасында зур аш савытына салган винегрет, кыздырып өстенә балык куйган ипи, дөгеле бөккән утыра иде. Геня тәрәзә янына өстәлгә арты белән борылып утырды. Ул менә-менә өйләренә шау-гөр килгән, тынычландырып та булмый торган дошманнар килеп керәчәген уйламаска тырышты. Шул вакытта үзенең яраткан шөгеле – газетадан җилкәнле кораб төзү белән мавыкты. Мондый корабларның төзү остасы иде ул. Малай бик күп көннәрен урында үткәрә. Көз кәннәрендә лайлалы яры ялкынсынганда, кышкы тамак шешкән көннәрдә, язын салкын тиеп авыраганда ул кәгазь кисәкләрен бөкләп кораблар ясый. Аның янында һәрвакыт тышына жираф сурәте төшергән зәңгәрсу – көрән китап ята. “Күңелле сәгать” дип аталучы китапның авторы тылсымчы, иң акыллы, иң әйбәт кеше – М.Гершензон. Ул бөек укытучы булса, Геня бөек укучы. Әлеге кәгазь фигуралар ясау белән ул шулхәтле мавыгып китте ки, Гершензонның төшенә дә кермәгән әйберләр ясый башлады…

Геня ясалып бетмәгән корабын кулында әйләндергәләп, ниндидер бер курку хисе белән кунакларны көтә башлады. Кунаклар бергәләп нәкъ дүрттә килеп керделәр. Арада иң кечкенәсе булган аксыл чәчле кызлар тузганак чәчәгеннән гөлләмә алып килгәннәр. Күбесе бүләксез килгән. Барысы да өстәл тирәли утырышкач, Геняның әнисе чынаякларга чия компоты салды:

— Әйдәгез Геняны тәбрикләп эчәбез, аның бүген туган көне, — диде. Бар кеше дә чыначкларны кулына алып эчә башлады. Геняның әнисе пианино янындагы әйләнмәле урындыкка утырып “Төрек марш”ын уйнап җибәрде. Пианино телләре өстендә һавада очкан күбәләкне хәтерләтеп хәрәкәт иткән бармакларны аксыл чәчле кызлар әсирләнеп күзәттеләр. Иң кечкенә кыз бераз куркып та калды, ул менә-менә елап җибәрер сыман тоелды. Салкынканлы Айтыр винегрет белән бөккән ашавын дәвам итте. Әби кеше Геня янында гадәттә ничек бөтерелсә, бәйрәмгә килгән балалар янында да шулай ук бөтерелеп йөрде.

Әнисе Шубертны уйнавын дәвам итте. Әлеге күренешне күз алдына китерүе дә кыен: өстәл тирәсендә иске киемнән, әмма юынып, чәчләрен тарап килгән, өстәлдәге бар ризыкны ашап бетергән балалар, пианино телләреннән җиңел генә көй чыгарып утыручы ябык кына хуҗа хатын һәм бушап калган өстәлгә читтән генә карашын төбәгән бәйрәм хуҗасы.

Музыка туктады.

— Генечка, — диде ягымлы тавыш белән әбисе. – Бәлки син дә уйнарсың?

Әнисе кинәт кенә борчылулы караш ташлады. Бу минутта Геняның йөрәге туктагандай булды. Алар бит Геняны аның сәер фамилиясе, сикергәләп йөрүе, озын шарфы, кулыннан тотып йөреткән әбисе өчен яратмыйлар. Әгәр алар алдында пианинода да уйнаса! Геняның агарып киткән йөзен күргән әнисе ярдәмгә килде:

— Башка вакытта. Геня башка вакытта уйнар, — диде ул.

Кыю Боброва Валька гаҗәпләнеп, шул ук вакытта ышанмыйча сорап куйды:

— Ә ул уйный белә мени?

Геняның әнисе баллы пирог алып килде. Тугәрәк савытта күп төрле конфетлар салынган: мендәрсыман, карамель, кәгазьгә төргәне. Колька аларны бер дә уңайсызланмыйча ашады, кесәсенә дә салып куйды. Кызлар мендәр конфетларны суырганда ук аннан соң ниндиен алырга дип конфетларны барладылар. Боброва Валька тезенә куеп ашаган конфетының кәгазен турайтырга кереште. Айтыр оятсыз күзләре белән бүлмәне барлады. Бар җирне карап чыкканнан соң, нихаять сорап куйды:

— Муся апа, ә менә бу кем? Пушкинмы әллә?

Геняның әнисе елмаеп җавап бирде:

— Бу Бетховен, Женя. Немец композиторы. Ул ишетмәгән, шулай да музыка иҗат иткән.

Немец композиторы? – дип сагаеп сорады Айтыр.

Геняның әнисе Бетховеннан тизрәк шикне алырга тырышты:

— Ул үлгән инде, бик күптән, йөз еллар элек. Сугышка чаклы күп алдан.

Әби кеше битлек турында сүз чыгудан файдаланып, әлеге битлекне әнисенә укытучысы бүләк итүе турында сөйләргә дип авызын ачкан гына иде,әни кешенең кырыс карашын күреп туктап калды.

— Телисезме мин сезгә Бетховенны уйныйм? – дип сорады әни кеше.

— Уйнагыз, — дип килеште Айтыр.

Әни кеше әйләнмәле урындыкны яңадан пианино янынарак этеп утырды да байбак турындагы Геняның яраткан җырын уйнап җибәрде. Балалар тыныч кына утыра бирделәр, чөнки өстәлдә тәм-томнар, конфетлар беткән иде.

Әлегә хәтле киеренке халәттә торган Геняны горурлык хисе биләп алды: аның әнисе Бетховенны уйный, беркем көлми, барысы да тыңлый һәм куз иярмәс тизлектә хәрәкәт иткән бармакларны күзәтә. Әни кеше уйнап туктагач:

— Ярый, җитәр музыка уйнарга. Әйдәгез берәр уен уйныйбыз. Сез нәрсә уйнарга яратасыз? – дип сорады.

— Карта уены уйный алабыз, — диде беркатлы Колюня.

— Әйдәгез фанты уены уйныйбыз, — дип тәкъдим итте әни кеше. Тик бу уенны беркем дә белми иде. Геняның әнисе уен шартларын аңлатты. Тик уйнар өчен беркемдә дә фантик булмавы ачыкланды. Чәчләрен үреп салган Лилечка кесәсендә хәрвакыт тарак йөртсә дә бирергә курыкты, югалуы ихтимал.

— Бу минем фантик була, — диде Айтыр, өстәлгә корабны алып куеп.

Геня корабны үзенә тартты һәм берничә хәрәкәт белән аны ясап бетерде.

— Геня, кызларга да фант яса әле, — дип үтенде әнисе һәм өстәлгә газета, ике бит калын кәгазь китереп куйды. Геня кәгазь битен кулына алды, мизгел генә уйланып алганнан соң озынга бөкләде. Чәчләре алынган малайлар, тарттырып үргән чәчле кызлар өстәлгә иелде. Көймә… кораб… җилкәнле кораб… стакан… тоз савыты… ипи савыты… күлмәк… Геня көчкә ясап бетерергә өлгерә, фигураны берәрсе тартып та ала.

— — Миңа да, миңа да яса!

— Сиңа ясады бит инде, оятсыз син! Минем чират!

— Генечка, зинхар, миңа стакан яса әле!

— Кеше яса, Генечка, кеше!

Фант турында оныттылар. Геня тиз-тиз кәгазь битләрен бөкләде, бөкләгән җирләрне тигезләде, тагын бөкләде, почмакларын бөкте. Кеше… күлмәк… эт… Елмайган балалар кулларын сузалар, Геня бер-бер артлы ясалган фигуралар өләшә, барысы да рәхмәт әйтә. Эш белән мәшгуль Геня үзе дә сизмәстән кесәсеннән кулъяулык чыгарып борынын сөртә. Моңа берәү дә игътибар итми. Ул бернинди курку хисе дә, яратмау да, дошманлык та сизми. Ул мондый хисне төшендә генә күрә ала иде. Геня бик бәхетле. Ул башкалардан бер ягы белән дә ким түгел, хәтта өстен дә. Балалар Геняның әлегә хәтле игътибар да итмәгән юк кына талантына сокланалар. Ә аларның йөзләре бер дә усал түгел икән.

Айтыр тәрәзә төбенә утырып корабны әйләндергәләде, аннан сүтте һәм яңадан җыймакчы булды, килеп чыкмады. Ул Геня янына килеп аның җилкәсенә кагылды, гомерендә беренче тапкыр исеме белән аңа дәште:

— Геня, кара әле, хәзер ничек бөклисе?

Әни кеше савытлар юа иде. Шатлык яшләре суга тамды. Бәхетле малай кәгазь уенчыклар өләшүен дәвам итте.

Иделия Валеева Ильдаровна
Возраст: 14 лет
Дата рождения: 29.07.2008
Место учебы: МБОУ Подлесношенталинская ООШ
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Алексеевский муниципальный район
Город: Алексеевское