Күпме язлар килде синсез генә,
Күпме сулар акты , ярсынып.
Ак каеннар шаулап яфрак ярды,
Ярларыннан чыкты елга, ярсынып.
Күпме генә көтсә дә,
Әминәң белән Чулпан зарыгып.
Кайта алмадың туган илләреңә,
Китеп бардың, бигрәк ашыгып.
Син язасы җырлар калды,
Моңсуланып калды гөлләр болында.
Ромашкалар сине сагынып елый,
Ап-ак килеш кайтыр юлыңда.
Кайтыр юлың чүп үләннәр басты,
Пычрак гайбәт акты су булып.
Түземлек һәм саф мәхәббәт
Көчен бирде Әминәңә үз итеп.
Синең тугъры исемеңне
Авыр булды саклап калырга.
Еллар узгач кына,
Чын дөреслек керде арага.
“Дошман ялчысы ,“-дип
Пычрак телләр сине сөйләде.
Ничек кенә бу хаксызлыктан
Алып калу юлын белмәде.
Өзгәләнде Чулпан,Әминәң
Аңлатырга теләп хаклыкны.
Бары сине яхшы белгәннәр
Исбатлады сөюеңне халкыңны.
Таш диварлар аша исән калып,
Кайтты синең дәфтәр халкыңа.
Эчендәге нәфрәт дошманнарга
Аңлатырга җаның ашкына.
Синең язган һәрбер шигьри юлың
Пуля булып аткан дошманга.
Күпме нәфрәт, күпме ачу
Кеше канын эчкэн хаинга.
Палач бары башың кисте,
Синең рухны сындыра алмады.
Дәфтәрләрең кайткач туган илгә,
Тугърылыгыңа шикләр калмады.
Муса абзый, һәрвакыттагыча
Батыр булып кердең күңелемә.
Бары тыныч көннәр генә
Насыйп булсын туган илемә.
Сине сагынып йөрим болыннарда
Ромашкалар җилдән сыгыла.
Син кайтасы яктан,өмет өстәп,
Тыныч кына болыт агыла.