XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Әлифба белем ачкычы

Беренче сентябрь иртәсе,

Бик нык калган исемдә.

Әлифба китабын тотып кайтканым

Бүгенгедәй хәтердә.

 

Берәм-берәм төзеп хәрефне

Автор бүләк итән яткәр.

Бик күп буынарга җитә

Әлифба дигән зур әсәр.

 

Әсәр дими ни диим соң?

Тәүге кат кулга алгач.

Томмнан да калын тоела

Беренче битен ачкач.

 

Күпме кичләр буе әни

Хәрефләрне кабатлаты.

Мәдинә апа шул әлифбаны

Коръән кебек ятлаты.

 

Хәр хәрефеи һәр өтере,

Хәр бер бите хәтердә.

Шул чаклардагы мизгелләре

Елмайдыра хәзер дә.

 

Әминәнең елаганы,

Аюның юынганы,

Сабының суга кергәч

Югалган,юк булганы.

 

Шул самими усмер чак.

Әлифбадан башланган.

Күберәк хәрефләр өйрәнгән

Акыл да үсә барган.

 

Әлифбаның хәр хэрефе

Туган телем шикелле.

Әлифбаны тырышып укысагыз

Татарчаны да яхшы белерсез.

Минвалиева Илюза Загитовна
Страна: Россия