«2»ле аласың диеп
Иптәшләрем үртиләр
Мин алмыйм,апа куя бит
Әллә шуны белмиләр!?
Аласыңмы диеп миннән
Сорап торалар мени!?
Инде көндәлек битләре
“ Икеле” дә “икеле”
“Бишле”куя торган итәм,
Кызык итәм апаны.
Шарт иттереп ятлап киләм
Бөтен үткән теманы.