XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Кызлар “сугыш” уйнамый. Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларыбызга багышлыйм.

Малайлар сугышлы уйный,

Кызлар алай уйнамый.

“Кызлар” дигән сүз янында.

“Сугыш” сүзе булалмый.

Әмма бөтенләй киресе

Була икән тормышта.

…Озын толымнарын кисеп,

Кызлар китте сугышка.

Матур читек-чүәкләрне

Алыштырды күн итек.

Өзелде күпме яшь гомер,

Дәһшәтле яуга китеп.

Гармун моңы түгел анда,

Снаряд шартлаулары.

Сөю хаты язмый куллар,

Яза солдат хатлары.

Бәби кысып сөяр куллар

Автомат тоткан хәзер.

Дошманны өенә куып,

Җиңеп кайтырга әзер.

Безнең кызлар һәрчак әзер

Кичәргә утны-суны.

Беркем әйтмәс көчсез зат, дип

Белми алар куркуны.

Безнең бәхетебез өчен,

Алар күпме кан койган.

Шуңа күрә дә үземне

Һәрчак бурычлы тоям.

Кире кайтмый сугыш йоткан

Гүзәл яшьлек еллары.

Аяусыз яуда сыналды.

Илнең егет-кызлары.

Җир йөзендә бар кешеләр

Дус һәм тату булсыннар.

Дөньяга килгән сабыйлар

Шат яшәргә тусыннар.

Овезмедова Назлыгуль Баходировна
Страна: Россия
Город: Актаныш