Кышны көткәндә
Салкын кыш булмас дип,
Һава торышын кара.
Елгалар, күлләр туңып,
Көзгегә охшап кала!
Көләбез, шатланабыз,
Кышка бүген керәбез.
Ап-ак кар яуган бит.
Суыктан кызарган бит.
Озак көттермик без,
Карда аунап калыйк без.
Малайлар чана шуа,
Бар табигатьне уята.
Тик өй эшен эшләргә,
Вакыт табып булмый һич.
Кышын рәхәт була ич,
Чаңгы шуып керергә.