Авыл урамының тыныч киче.
Кар шыгырдый аяк астында.
Сихри җыр тавышын тыңлап торам,
Айлы сукмакларга бастым да.
Сорау бирдем: көйче кем соң?- дидем.
Компазитор-Бөек Җил, диләр,
Ә шагыйрьләр- ак кар бөртекләре-
Шигырь яз- яза бииләр.
Отып алыр аны таңда кошлар.
Өр-яңа җыр туар җиһанга.
Күпме серне, күпме могҗизаны
Үз куенына алган Җир-Ана.
***
Уйларымны җыеп бер йомгакка
Сукмак буйлап алга атладым.
Кешеләргә ишеттерер өчен,
Кышкы җырны мин дә ятладым.