Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Кышкы урман»

Мин сокланып карап торам эле
Кышкы матур сихри урманга.
Җем-җем килеп тора бар агачлар
Төренгәннәр ап-ак юрганга.

Кар өстендә ялтрап яталар
Төрле-төрле җәнлек эзләре.
Салкын булгач качканнармы икән?
Күренмиләр никтер үзләре.

Мин җимлекләр ясап элеп куйдым
Ашау булсын диеп,кошларга
Җиңел түгел мөгаен аларга
Салкын урманнарда кышларга.

Матурлыгы,сихерлеге өчен
Яратам мин шушы фасылны.
Кышкы урман ап-ак, чиста,гүзәл
Асылларның иң-иң асылы.
 

 

Сагдиева Язиля Ильшатовна
Страна: Россия
Город: Казань