Кышкы урман… Сихри тынлык монда. Әйтерсең, барлык җан ияләре татлы йокыга талган. Син дәшсәң дә, җавап бирмәсләр кебек. Бары тик кардан шыгырдаган аяк тавышлары гына бар.
Юк! Әнә бит, кычкырсаң, урман үзе җавап кайтара.
Яхшылыбрак тыңласаң, тагын бик күп төрле тавыш ишетергә була әле монда. Ара-тирә тукран тукылдап куя, агач ботакларында кошлар нидер киңәшләшәләр дә, бер фикергә килгәндәй, каядыр очып күздән дә югалалар.
Йомшак мамык юрган ябып йокыга талган кебек күренсә дә, йокламый шул урман. Ял гына итә ул. Әнә зифа ак каеннар, җәйге күлмәкләрен салганнар да, ак тунга төренеп, тагын да матур булып утыралар. Чыршылар, наратлар исә, яшел күлмәкләр өстенә генә кар бөртекләре сипкәннәр, алар тагы да күркәмрәк, купшырак күренәләр. Яшь чыршылар барыннан да көязрәк. “Менә безгә карагыз, безне күрегез. Безнең кебек чибәрләрне тагын кайда табарсыз?!” – дип әйткәндәй башларын горур күтәреп торалар. Яңа яуган кардай ак, йомшак, йонлы куян баласы килеп чыкты да, аларга шаккатып карап торды. Карашын сылуларга төбәп торды да, кабат сикереп китте. Эзләре генә мәрҗәндәй тезелеп калды.
Менә бу җитезлек ичмасам! Әллә кыш килгән шатлыктан шулай очынамы ул?
Куанырсың да шул! Озын-озакка сузылган ямансу көздән соң бик көттереп кенә килде быел кыш. Инде килеп җиттем дигәч тә,табигатьтә хакимлек иткән көз белән озак тартышты ул. Ә бер төнне, “Инде берничә айсыз китмим мин” – дип, ак карлар белән җиргә нык берегеп ятты да үз көчен күрсәтергә тотынды. Җиргә күпләп-күпләп ак чәчәкләр кар бөртекләре сипте, ара – тирә бураннарын, зәмһәрир суыкларын күрсәтеп алды.
Бар табигать сихри бер дөньяга әйләнеп калды. Ак дөнья, саф дөнья, пакъ дөнья. Чөнки бар тарафта аклык. Агачлар бәллүрдән коелган сыннарга охшап калдылар. Бар нәрсә: йортлар, капкалар, коймалар – ак эшләпә киеп, төрле-төрле әкияти кыяфәткә керделәр. Аяк астындагы кар баскан саен шыгыр –шыгыр килә. Гүя синең адымнарыңны тагы да җитезрәк итәләр. Үзеннән – үзе атлыйсы да, атлыйсы килә.
Шулай атлый – атлый алга барабыз. Юл буенча гына түгел, тормыш буенча. Алга – киләчәккә! Ә киләчәктә яз, җәй, көз һәм янәдән карлы ак кыш!