Кышкы табигатьнең хозурлыгын
Бернәрсәгә тиңләп булмыйдыр.
Тирә – якка карап, күзнең явын
Саклап калу мөмкин түгелдер.
Авыл янындагы куе урман
Ак төстәге тунын кигәндер
Кояш нурларында бәллүр кебек
Ялт – йолт килгән энҗе – мәрҗәндер.
Елга ага калын боз астында,
Салкын япкан аның өсләрен.
Бала – чага , тимераяк киеп,
Чыр – чу килеп шуа көннәрен.
Урам буйларында бер кеше юк,
Салкын әллә куган өйләргә?
Әллә барсы, йомшак шәлен урап ,
Ята микән җылы мичләрдә?
Бигрәк рәхәт кышын кар яуганда!
Кәеф күтәрелә ирексез.
Кыш бабай да килеп чыгар төсле,
Урам буйлап атлап барганда…
Мин яратам шушы ел фасылын,
Ул ничектер серле тоела.
Канатланып йөрим кышкы кичтэ,
Кочар булып җирдә барысын!