Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Кыш

Югалу

(Хикәя)

…Их, бүген дә әнисе аны аңламады. Һаман иртәгә дә иртәгә дип, вәгъдә ителгән чыршыны алып кайтмый бит. Иртәгә инде соң булачак, теләкләр тели торган кич бүген бит ул. Ә ул хыялланган иде бит. Кыш бабайга хат язып, әтиләренең үзләренә кире кайтарырга ярдәм итүен сорарга уйлаган иде. Әнисе шуны да аңламый…

Әнисенә үпкәләгән кыз акрын гына киенеп, бер күзсез йомшак аюын күтәреп, урамга чыкты һәм күзе караган якка атлады.

Кыш. Шәһәр урамнары яңа ел бәйрәменә төрле утлар белән күптән инде бизәлгән, һавада бәйрәм исе. Шәһәр халкы якыннарына бүләк, өстәлгә куярга җиләк-җимеш, төрле кәнфитләр, прәннекләр алу хәстәре белән кибетләрдән кибетләргә йөгерешәләр. Яңа ел ыгы-зыгысы. Һәр кеше каядыр ашыга. Шушы ыгы-зыгыда курчак кебек матур, бәләкәй, тәти кызның урамнар буенча ялгыз гына йөрүен беркем дә сизмәде, аңа игътибар итүче дә юк. Аның салкыннан күгәргән кулларында искергән, бер күзсез йомшак аюы да аклыкка төренгән урамнарны битараф кына карап бара. Кызның зәп-зәңгәр, хәйләсез күзләреннән күз яшьләре акрын гына ялтырап, яңагы буйлап ага. Күз яшендә ачык төсле утлар шәүләсе чагыла. Вак-вак атлап, ул кеше тулган урам буенча бара. Менә кибет витринасына куелган, елмаюлы йөзле итеп ясалган, кулына кызыл капчык тоттырылган ак сакаллы Кыш Бабай каршысына килеп җитте. Кыз пыяла тәрәзә янына ук килеп, аның яшел, җансыз күзләренә өметсез караш ташлады.

— Юк, син чын түгел, син — уенчык! — диде кыз.

Шулчак кибеттән, шатлыгы йөзеннән үк күренеп торган бала йөгереп чыкты. Аның артыннан елмайган йөзле әнисе һәм әтисе күренде. Ә безнең кызыбыз, бу хәлгә көнләшмәгәнен күрсәтеп, икенче якка борылып китте.

Көн кичкә таба иде, бик тиз йолдызлар кабынды. Кыз шунда гына караңгы урамнарда үзенең адашуын аңышты. Беркем дә аңа булышырга теләмәде, аның берүзе йөрүенең сәбәбен сорамады, беркемгә дә, берни дә кирәкми иде. Кыз адашып йөри-йөри шәһәр уртасынадгы бизәлгән баш чыршыга килеп җитте. Ул гаҗизлектән күз яшьләрен тыя алмыйча еларга тотынды. Аның кайнар күз яшьләре, карга төшеп, аны эретте. Кызның бөтен өмете өзелер дәрәҗәгә җитте. Кулындагы күзсез аюы да аны юатмады. Аның күңелендә бер генә теләк.Үз әнисен табып, аның белән бәйрәмне – Яңа елны каршыларга иде бит.

Инде кая барырга, ашыйсы да килә, аякларның хәле дә юк дип аптырап торганда, кыз үзенең аркасына кемнеңдер кагылуын сизде. Елаудан шешенгән зәңгәр күзләрен өскә күтәреп караса, җирән чәчле, коңгырт күзле егетне күрде. Егетнең күзләрендә кызгану уты яна.

— Исәнме, мин-Илнур. Синең исемең ничек? — дип сорады ул.

— Мин… Мин – Әнисә. Мин адаштым, — дип шыңшып җавап бирде кыз.

Егет кыздан аның әти-әнисе турында сорашты, өзелергә торган өмет утын көчәйтте һәм бормалы урамнарны узып, Әнисәне әнисе белән кавыштырды. Әнисе дә сәгатьләр буе баласын кайлардан гына эзләмәгән, кемнәрне генә аякка бастырмаган, нәкъ Әнисә хәлендә иде. Кызын исән-сау күргәч,еларга тотынды.Алар бик озак кочаклаштылар. Әнисә әнисен кичерде, кирәкми чыршысы да, кирәкми башка матур апага газизләрен алыштырган әтисе дә, ул әнисенә кирәк икән бит, әнисе аңа кирәк икән. Бу мизгелдә ана белән баладан да бәхетлерәк кешеләр булмагандыр.

Шул арада Илнур юкка чыкты. ”Белмим, Илнур реаль кеше идеме ул, яки реаль түгелме, ләкин мин бер нәрсәне ачык итеп әйтә алам, Әнисә аны шушы көнне күрсәткән яхшылыгы өчен, беркайчан да онытмас. Ә хәзер йокларга!-диде Әнисә әбием һәм утны сүндереп бүлмәдән чыкты.Ә миңа әбиемә бала чакта ярдәм кулын сузган Илнур исемле егет әле дә исәндер, ярдәмчесез калганнарга бүген дә ярдәмгә ашыгадыр кебек.

Хафаева Айгуль Илдаровна
Возраст: 22 года
Дата рождения: 01.01.2002
Страна: Россия