Уянып торгач иртән,
Карадым тәрәзәгә.
Ак сакаллы Кыш бабай,
Бүләк китергән безгә.
Бергәләшеп карадык.
Бүләкләре – өр-яңа.
Шусыннар әле диеп,
Алып килгән зур чана.
Чыктым әле урамга,
Ә анда матур һава.
Ап-ак кар бөртекләре,
Өстән ява да ява.
Дуслар белән барабыз,
Таудан чана шуарга.
Безнең янга килгәннәр,
Олылар да карарга.
Кыш бабайның бүләге,
Бер дә тормый күгәреп.
Җәйләр җиткәч бушый ул,
Син дә китәрсең күтәреп.