Принято заявок
1852

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Кыш.

Кыш.

Кыш та килеп җитте менә,

Ак бураннары белән.

Балалар чыршы янында 

Уйныйлар әйлән-бәйлән.

 

Кыш итек-бияләйләрне

Кидертә балаларга, 

Җылы туннар — җәнлекләргә, 

Кар юрган — далаларга.

 

Карларны җил өеп куйгач, 

Тау була балаларга.

Шаулаталар тау битләрен:

Эх! Рәхәт соң аларга!

 

Яфизова Румия Ильдаровна
Страна: Россия
Город: Буинский район, село Старые Тинчали