Көн кыскарды,
Суык тышта.
Карлар алып
Килде кыш та.
Йөзгә куна
Гүзәл бөртек.
Матурлана
Минем керфек.
Рәхмәт,кышым,
Киләсең.
Без көткәнне
Беләсең.
Нур балкытып
Елмаям.
Кыш килгәнгә
Шатланам.