XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Кыш

Таягына таянып, бураннарын уйнатып,

Килеп җитте ап-ак кыш.

Күбәләктәй карлар оча,

Бөтен җирне тутырып.

 

Елга, инеш, күлләрне

Боз белән ул каплады.

Җиргә ямь өсти-өсти

Кышыбыз алга атлады.

 

Биек итеп таулар өйгән,

Без торганчы, төн буе.

Тылсымдай агыла бит,

Кыш Апаның һәр уе.

 

Кояш кына эретмәсен,

Син яудырган карларны.

Бетермәсен синдә булган

Боз, тау, кыяларны.

 

Үтеп китсәң дә, килер язлар.

Кайтыр без көткән кошкайлар.

Аннары соң тагын килер,

Әле генә үткән кышкайлар!

Камалова Лиана
Страна: Россия