XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Кырлай маҗаралары

Кырлай маҗаралары

(Әкият)

Җен-пәриләр, Су анасы һәм шүрәлеләр, Пәри туе үткәрергә диеп, ел саен бергә җыелалар икән. Алар шулай бер пәринең өенә җыелып чәй эчәләр, хәзерге тормышларыннан зарланышалар, аннары урамга чыгып пыр тузып бииләр икән. Бию дигәндә, җен-пәриләр барысын да уздыралар: Шүрәле һәм Су анасы аларны күпме генә тыярга тырышсалар да, тегеләре колакларына да элмиләр икән. Дөньяларын онытып бии торгач, пәриләр кайчагында урман чигеннән үтеп киткәннәрен дә сизмиләр: басу-кырлар буйлап бөтерелеп йөри-йөри, авылларга да барып чыгалар икән. Ә аннары, арып-талып, хәлдән таеп, көчкә кайтып егылалар икән. Бу инде шулай гадәткә кергән, һәм алар бу Пәри туен ел саен йола бәйрәме итеп үткәрәләр икән.

Бу юлы алар елгага ук терәлеп торучы урман аланындагы ташландык өйгә – Иңпәри өенә җыелганнар. Тәмләп кенә чәй эчеп утырганда, Шүрке Шүрәлин исемле шүрәле сүз башлаган:

– Әй туганнар, гайрәтле чакларыбыз еракта калса да, безне кешеләр һаман да яманлап сөйлиләр бит, – дигән ул.

– Дөрес, дөрес,– дигән Иңпәри,– былтыр авылга барып чыккач, үзем дә ишеттем. Өлкәннәр: “Пәри туе килә, качыгыз,“– дип, балаларын урамнан куып керттеләр.

– Балалары елганың тирән җиренә кереп су коеналар да, фаҗига килеп чыккач, “Су анасы алды” дип, кешеләр безне гаеплиләр,– дип зарланган Сусылу исемле су анасы да.

– Әйе шул. Нинди генә гаеп такмыйлар безгә дә! – дигән Шүрке Шүрәлин.– Имеш, без кешеләрне кытыклап үтерәбез икән!

– Ә безнең турында ни генә сөйләмиләр: имеш, җен-пәриләр кешеләрнең балаларын урлап китәләр икән!– дип, сүзгә кушылган Иңҗен исемле җен.

– Ә ни өчен шулай сөйләгәннәрен беләсезме соң?– дип сораган Иңпәри.

– Юуук,– дип сузган җен-пәриләр, су анасы-шүрәлеләр бөтенесе берьюлы.– Белмибез шул.

– Ә мин беләм,– дигән Иңпәри.– Былтыр Пәри туе белән Кырлайга барып чыккач, иптәшләремнән качып калдым да, кич җиткәч, бер өйнең ачык тәрәзәсе янына барып тыңлап тордым. Алар балаларына Тукай исемле язучының әкиятләрен укыйлар икән. Ә ул анда Шүрәленең Былтыр исемле бер егене кытыклап үтерергә теләве, Су анасының бер малай артыннан бик озак кууы турында язган.

– Әле шулаймыни ул?! Менә ни өчен кешеләр безне яратмыйлар икән! Әйдәгез, шул Тукай китапларын Җир йөзеннән юкка чыгарыйк,– дигәннәр җыелучыларның һәммәсе дә.

Шактый гына уйлаганнан соң, алар “Кырлай мәктәбенә барып, бөтен китапларны да җыеп чыгарга кирәк” дигән карарга килгәннәр.

Кояшлы язның бер матур көнендә, дөресрәге 26 нчы апрель көнне, су анасы-шүрәлеләр, җен-пәриләр, убырлар, албастылар һәм өрәкләр, җыелышып, Кырлай мәктәбенә килгәннәр. Тик аларның килүен беркем дә күрми калган, чөнки бөтен укытучылар һәм укучылар, мәктәпнең тамаша залына җыелып, Тукайның туган көнен билгеләп үтәләр икән. Бөтен кешенең күзе сәхнәдә, ә анда бик күңелле тамаша бара. Менә Су анасы, Шүрәле, Албасты булып киенгән балалар, бер-бер артлы чыгып, шигырьләр сөйлиләр, укучылар аларны әйләндереп алып җырлыйлар, бииләр, уеннар уйныйлар. Бу тамашаны тәрәзә аша гына күзәтүче чын Су анасы, Шүрәле һәм аларның дуслары шулкадәр мавыгып киткәннәр ки, ничек итеп мәктәпнең тамаша залына килеп керүләрен сизми дә калганнар, ди. Алар, сәхнәгә менеп, балалар белән уйнаганнар, шаярганнар, көлгәннәр. Пәри кызлары белән Җен малайлары барысын да уздырып җибәргәннәр: мәктәп укучыларын вальс биергә чакырып оялтып бетергәннәр. Ахырдан Шүрке Шүрәлиннең дуслары, үзләренең монда ни өчен килүләрен искә төшереп, бөтен халыкка карап әйткәннәр, ди:

– Кешеләр, без сезгә беркайчан да начарлык теләмәдек. Су анасының тарагын алып качкан малайга кеше әйберенә тияргә ярамавын әйтергә теләдек. Ә Былтыр исемле егетегезгә, гәрчә ул бик батыр булса да, төнлә белән урманга килеп, урлашып йөрергә ярамавын төшендерергә теләгән идек. Зинһар, безне дөрес аңласагыз иде, – дигәннәр алар.

– Әлбәттә,– дигәннәр балалар.– Без бу хакыйкатькә Габдулла Тукайның әкиятләре аша төшендек. Рәхмәт бөек Тукаебызга!

Бу сүзләрне ишеткәч, җен-пәриләр, убырлар, шүрәлеләр, су анасы һәм албастылар бик канәгать булып, тамашага җыелган халык белән саубуллашып, өйләренә кайтып киткәннәр.

Ә бәйрәмгә җыелган халык аларның чын Шүрәле, чын Су анасы, чын Албасты һәм Убыр, чын Җен һәм Пәри икәнлекләрен аңламый да калганнар, ди. “Карале, теге көнне безнең бәйрәмгә артистлар Казаннан килделәр идеме икән әллә ?!” – дип, хәзер дә гаҗәпләнеп искә төшерәләр, ди.

Абдрахманова Лейсан Айратовна