Эссе җәйнең азаккы көннәре дә якынлашты. Тиздән көз җитәчәк. Алтын көз! Урамдагы кызлар, җыелышып, китүче кошларны озатырга ярата бу вакытта. Шуңа Ләйлә белән Гөлназ да яфраклар төрле алтынсу төскә кергән көннәрне зарыгып көтәләр.
Тик әле җәй. Җәйнең азаккы ае. 4-5 яшьләр тирәсендәге бу ике нәни кызчык ул көнне ишегалдында уйнап йөри иде. Иртән-иртүк әтиләре белән бертуган энеләре балык тотарга буага киткән. Ә әниләре тәмле итеп нәрсәдер әзерли, чөнки тәмле ис урамга ук таралган. Менә бервакыт выжылдап капка төбенә машина килеп туктады. Кызлар, йөгереп, урамга чыктылар. Карасалар, әтиләре белән энеләре балыктан кайткан икән. Тик әтиләре, кызларга эндәшеп тә тормыйча, өйгә кереп китте. Тиз арада ул әниләрен ияртеп чыкты. Машинаның арт ишеген ачып, әти кеше аннан бер каз алды да әниләренә тотырды:
– Гөлия, балалар, бу – кыр казы. Без аны буа буеннан табып алдык. Әнегез Айнур күреп алды. Мескенкәй камышлар арасында ята иде. Бер мәрхәмәтсезе аткан аңа. Ядрә канатын үтәли тишкән. Шуңа оча алмый. Кызганып алып кайттык. Дәвалыйк без аны, балалар. Бәлки, терелеп, кабат оча алыр.
Таш йөрәкле кешегә җаннары рәнҗегәндәй булды балаларның. Кыр казын бик кызгандылар. Олы йөрәкле әтиләре шул арада өйдән бинт, йод, ниндидер мазь алып чыкты да, казның канатын бәйләде һәм ишек алдындагы бер ояга ябып куйды. Каз башта, шикләнгәндәй, оя почмагында гына торды. Икенче көнне ашый һәм су эчә башлады. Балалар аның яныннан китмәде дә. Кыр казы акрынлап кулга ияләште. Һәр иртә кызлар аны йөртергә алып чыгарга гадәтләнделәр. Кыр казы терелә башлады. Очарга да тели, тик әле канаты ныгып җитмәгән килеш оча алмый гына. Әтиләре дәвалауны дәвам итте. Ул аның ярасына ниләрдер сөртте, бинт белән бәйләп торды. 2-3 атна үтсә үткәндер, каз канатын кага башлады. Ә бер көнне, ни хикмәт, ул канатын какты-какты да очып китте.
Каз китте. Балалар аны бик юксынса да, аның очып китүе яхшы икәнен аңлады алар.
Көннәр узды. Көз дә җитте. Менә кошлар җылы якларга очып китә башлады. Ә бер көнне кызыклы вакыйга булды. Балалар әти-әниләре белән бакчада кишер алалар иде. Күк йөзендә каз тавышы ишетелде. Барысы да күккә карады. Ә анда!.. Әйе, әйе! Нәкъ аларның кыр казы иде! Китеп баручы кошлар арасыннан берничәсе, аерылып, аларның каралты-курасы өстендә әйләнеп оча башлады. Балалар казлар арасыннан үзләре тәрбияләгәнен күреп алдылар, чөнки ул очып киткәндә аның канатындагы кечкенә генә кисәк бинт калган иде. Барысы да казны таныды. Казлар, рәхмәт әйткәндәй, кычкыра-кычкыра, берничә кат әйләнделәр дә кабат күккә күтәрелделәр. Балалар кошларны озатып кул болагап калды.