Принято заявок
739

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Кыйсса «Нарат Батыр белән Сылу «

Дәүләтшина Айгөл
Нарат Батыр белән Сылу кыйссасы
Кыш… Җиһан яңадан аклыка төренде. Болыннарга, кырларга йомшак ак мамык түшәлде. Агачлар, куаклар да ап-ак шәлләрен ябындылар.
— Менә тагын кыш килде. Кешеләр сөенәләр, Яңа елны көтәләр. Ә агачларга, үсемлекләргә, җәнлекләргә көенеч китерәдер бу кыш,- дип уйланды Нарат Батыр.
Нарат Батыр… Бу исемне бит аңа нәни нарат кызы бирде. Күп еллар үтте, күп сулар акты, бик күп җилләр исте ул вакыттан. Нарат кызы Нарат Сылу инде хәзер. Нарат Батыр хатирәләргә кереп китте…
Наратларга урман питомнигында бик күңелле иде. Нәни үсентеләрне- булачак төз наратларны- кадерләп, яратып үстерәләр биредә. Ул вакытта ачы җилләр дә, салкын кышлар да, җәйге челлә дә куркыныч булмады, чөнки үсентеләр күбәү, алар янәшә, бер-берләренә терәк, иптәш булдылар.
Ә беркөнне питомникка бик күп балалар килде. Кулларында-чиләкләр. “Укучылар, карап атлагыз, кечкенә наратларны таптый күрмәгез, имгәтмәгез, “- диде урман каравылчысы Рөстәм чыр-чу килгән балаларга.
Үсентеләрне казып, тартмаларга салдылар. Мәктәп балалары бу тартмаларны машина янына китереп куя бардылар. Бераздан нарат үсентеләрен каядыр алып киттеләр. Бер тартмада янәшә туры килделәр Нарат Батыр белән гүзәл Нарат кызы.
— Кая алып киттеләр безне туган җиребездән? Миңа монда куркыныч…Төшәм мин бу тартмадан! –дип чәбәләнгән нарат үсентесенә елмаеп карады Нарат Батыр.
— Әй юләр, тынычлан. Дөньяга чыгасың бит, яңа тормыш башлана безнең өчен хәзер, бәбкәм. Матурлык тудырыр өчен, табигатьне ямьләр өчен кирәк без.
— Бәбкәм ди бит әле! Син бик батыр ахры, күп беләсең дә икән. Ярый, тынычландым ди.
— Ә син бик матур, мин сиңа Нарат Сылу дип дәшәрмен, ярыймы?
— Ярый, Нарат Батыр, -диде кыз, бераз оялып.
— Безне тиздән җиргә утыртачаклар, шунда тамырларыбыз берегер, шифалы туфрактан көч алырбыз, саф һавадан сихәт табарбыз. Менә икебез бер тирәгә эләксәк, яхшы булыр иде, -диде Нарат Батыр.
Тиешле урынга тиз килеп җиттеләр. Кешеләр нәни үсентеләрне алдан әзерләп куйган кечерәк чокырларга утырта башладылар. Иртәдән кичкә кадәр юлның ике ягында да эшчеләр баш күтәрмичә эшләделәр.
Яңа урынга утыртылган үсемлекләр башта хәлсезләнделәр, кайбер көчсезрәкләре кипте, корып бетте. Нарат Батыр да берничә көн яшәү белән үлем арасында тартышты. Аннары, тамырлары җиргә ныграк береккәч, танышы Нарат Сылуны эзли башлады. Юк, бер җирдә дә күренми бит шаян кыз. Әллә…
— Нарат Батыр, син мине эзлисеңме әллә? Мин синең каршыңда бит! –дигән сүзләр Батырны әй шатландырды да инде!
Шактый еллар үтте… Үсентеләр ел саен үзләренчә бер “башка” үсә бардылар. Нарат Батыр төз, киң ябалдашлы булса, Нарат Сылу шаян, тиктормас, нәфис иде. Бер — берсенә таяныч, терәк иде алар. Салкын кышларда Батырның: “Сылуым, бик салкын түгелме, түзәсеңме?”-дип дәшүеннән җылынып киткәндәй була иде нарат кызы.
— Батырым, син бит мине ышыклыйсың, — ди Сылу, бәс сарган керфекләре
аша.
Гөрләвекләре белән сөйләшә-сөйләшә килүче ямьле язны аеруча яраталар агачлар. Бу вакытта аларның яшь ботакларында яшькелт-сары һәм кызгылт кечкенә күркәләре күренә башлый. Купшы наратларга һәркем сокланып уза.
— Яңгырлардан шифа, йөгерек җилләрдән сихәт туплап калыйк, Батыр! – ди Нарат Сылу. – Безгә көчле булырга кирәк!
Барысына да түзәр идең, ай, тик менә кайбер кешеләрне һич аңлап булмый шул!
Җәен печән чабучылар чалгысына эләгеп, күпме нарат харап булды инде. Алар янына да килеп терәлгән иде чалгы очы. “Беттек!”- дигәндә, чалгысы сынды печәнченең.
— Ни өчен агачлар арасына керә торгансыздыр, тип-тигез болыннар, сусыл үләнле яр буйлары бар бит сезгә! — дип әйтергә дә бит, юк шул, ботакларны селкетеп, ылыслар гына кыштырдатып була.
Җәйге матур көннәрдә наратлар янына футбол тибәргә балалар килә. Шау-гөр килә ул вакытта тирә-юнь. Тирләп-пешеп уйнагач, наратлар астына кереп хәл җыялар.
-Малайлар, мин әнә теге иң биек наратка менеп күрсәтимме?- ди берсе.
— Менмә, егет, безнең ботаклар сезне чыдатматмаслар, -дип шаулашалар агачлар.
Менәләр дә, егылып та төшкәлиләр, ботакларны да сындыргалыйлар, күркәләрне дә өзгәлиләр шул шаяннар.
-Карагыз әле, бу ике наратка, -ди бер кызчык. – Берсе егет, берсе кыз ахры, кулга кул тотынган кебек, ботаклары белән җитәкләшкәннәр бит! Бигрәк матурлар!
-Егет белән кыз дисең инде. Ярый, мин менә бу егеткә үз исемемне языйм әле, — ди Мөнир исемле малай. Кесәсеннән пәкесен чыгарып, Нарат Батыр янына килеп тә басты. Пәке очы белән Батырның кайрысын каезлый башлады.
-Нарат Батыр, нишләтәләр сине? Ничек ярдәм итим сиңа?!-дип сыкранды Нарат Сылу.
-Тынычлан, Сылуым. Карама бу якка. Бер җирем дә авыртмый, куркыныч түгел, мин бит –Батыр!
Бик тырышып “эшкә” тотынган малайның пәкесе, кинәт агач кайрысыннан ычкынып китеп, баш бармагын яралады.
— Ай, бармак киселде, ай –ай, авырта! Кызлар, бәйләгез тизрәк, каный бит! –дип ыңгырашты малай.
— Ә-ә, бармагың каныймы, авыртадыр шул! Кара, наратның да син кискән урыныннан сагызы агып чыкты, аның да ярасы авыртадыр. Әллә агачлар, үләннәр, чәчәкләр берни сизми дисеңме? Җансыз түгел алар! –диде бер кыз, малайны төртеп җибәреп.
Ә бервакыт көзге матур көннәрнең берсендә Батыр белән Сылу көмеш пәрәвезләрнең, соңгы күбәләкләрнең уйнап очуларына сокланып, бер-берсенең якынлыгыннан җылынып торганда, чатыр-чотыр килгән тавыштан сискәнеп киттеләр.
— Батыр, анда ут! Тагын үләнгә ут төрткәннәр, теге баштан янып килә! Берничә нарат ялкын эчендә калган!
Кояшны зәһәр төтен каплады, күбәләкләр качтылар, кошлар җыры тынды, бары ялкын телләре еландай коры үлән буенча шуыша…
-Батырым, кайнарлыгы монда җитте, янарбыз инде. Минем аскы ботаклардагы ылысларым коела башлады. Бәхил бул!- дип ачыргаланды Сылу.
Сөйгәненә ничек ярдәм итәргә белми гаҗизләнгән Батыр утка үзе керергә әзер иде.
Шулвакыт юлдан үтеп баручы җиңел машина туктады, аннан берничә кеше төшеп, наратларга таба йөгерде. Мастерскойдан да ир-атлар су алып килделәр. Бергәләшеп ялкынны тиз сүндерделәр.
-Кайсы башсызы ут төрткән инде?! Юл буендагы шушы агачлар булмаса, кышын кырда кар тотылмас, юлны көрт басар иде! Бу наратларны сакларга кирәк бит! –дип сукранды ирләр.
Менә шулай берничә мәртәбә яна язып калдылар алар. Ә кайбер яртылаш янган наратларның яралары әрнеп бик озак төзәлде.
Аллы-гөлле күбәләкләр югалып, аклары күктән сибелә башлагач, наратлар белә: ак бишмәтле салкын Кыш килә. Шатланалар дип әйтеп булмый, шомланып көтәләр алар бу ел фасылын.
Яңа ел алдыннан пычкылы, балталы кешеләр килеп, каранып йөриләр дә үзләренә ошаган наратны кисеп алып китәләр. Балта белән чапкан саен, мескен агач ыңгырашып куя, аннан, ухылдап, җиргә ава… Нишлисең, Яңа ел!
Шундый көн Нарат Батырга да җитте быел. Балта йөзе эләккән саен, ыңгырашмаска тырышты ул. Ә Нарат Сылу нишләргә белмәде, мөмкин булса, тамырларын җирдән куптарып, ботак-куллары белән залимнарга каршы көрәшер иде, җәзалаучыларның күзләренә ылысларын кадар иде!
-Сау бул, Сылуым! Син озак яшә!-дип кычкырды Батыры. Аны ат чанасына салып алып киттеләр.
Кайгыдан кечерәеп калган Нарат Сылу янына да берничә көннән килеп җиттеләр балталылар…
Аны мәктәпкә алып баралар икән. Мәдәният йорты яныннан узганда, төрле уенчыклар эленгән, танымаслык булып үзгәргән Батырын күрде! Урамны ямьләп басып торган Батыр:
-Сылуым, сиңа да бу көн җиткән икән. Бәхил бул!- озатып калды.
…Клубта да, мәктәптә дә бәйрәмнәр гөрләп үтте. Бизәнгән, ясанган, аллы-гөлле утлары белән балкып торган Нарат Сылу һәркемнең күңелен күтәрде, бәйрәмне ямьләндерде.
Шатлыклары эчләренә сыймаган нәниләргә карап бер юанды, Батырын уйлап бер көенде. “Чыршы, чыршы без сине,
Сагынып көттек ел буе”-, дип әйлән-бәйлән уйнаучыларга:
-Мин бит нарат, чыршы түгел, нарат мин! –дип кычкырасы килә иде Сылуның.
Бәйрәмнәр узды. Нарат Сылуның шарларын, аллы – гөлле утларын алып, киләсе ел өчен җыештырып куйдылар. “Мине нишләтәләр икән хәзер?”-дип уйларга өлгермәде, аны чанага чыгарып салдылар. Ә анда… Нарат Батыры ята иде!
— Сылуым, менә без тагын бергә,-дип пышылдады Батыр.
-Батырым, синең янда миңа хәзер бернәрсә дә куркыныч түгел!-диде Сылу. -Тик аңламыйм мин кешеләрне, бер көнлек бәйрәм өчен күпме агач әрәм итәләр, ник безгә яшәргә ирек бирмиләр, нишләп алай?
— Сылуым, бер көнлек бәйрәмдә күпме кешене шатландырдык! Күпме кешенең күңелен күтәрдек, өметләрен уяттык -яхшылык эшләдек бит. Безнең белән үткән бәйрәмнәр халык күңелендә озак яшәр, тиз генә онытмаслар. Димәк, без юкка гына яшәмәгәнбез. Нишлисең бит, бу-тормыш. Ә тормышта һәркемнең, һәрнәрсәнең үз язмышы.
Чана туктады. Наратларны ермак буенда калдырдылар…
Бер-берсенә сыенган Батыр белән Сылуның гәрәбәдәй сап-сары күз яшьләре-сагызлары батып барган кояш нурлары астында очкынланып алдылар да катып калдылар…
Балалар бакчасыннан әнисе белән кайтып килүче биш яшьлек Гүзәл чанадагы наратлардан төшеп калган күркәләрне күрде дә:
— Әнием, кара нинди матур күркәләр! Эчләрендә нәрсә бар икән аларның? –дип кызыксынды.
-Күркәләр эчендә орлыклар бар, кызым. Алардан наратлар үсәчәк.
-Әнием, әйдә күркәләрне утыртыйк та наратлар үстерик. Тик без аларны кисмәбез, Яңа елда Энҗе апалар кебек бакчада гына бизәрбез, ярыймы?
-Ярый, кызым, тик күркәләрне түгел, орлыкларын язга таба гөл савытларына утыртырбыз. Җылыга кергәч, күркәләр ачылыр да орлыклары коелыр.
Нарат Батыр белән Нарат Сылуның күркәләрен күкрәгенә кысып, матур хыялларга чумган нәни кызчык авыл урамыннан атлый…
Тормыш дәвам итә…

Давлетшина Айгуль Айдаровна
Страна: Россия
Город: с.Старое Ромашкино