Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Кычыткан файдасы

Тәрәз ваткан өчен Вәлигә

Килеп кунды әти ремене.

Берничә майлады ул,

Истә калырлык булды бу.

Урамга чыгып сызды ул.

Плинтустан түбән төште кәеф,

Авыртуга түзәр юк чама.

Шул вакыт нәни песүк очратты ул

“Синең төсең бит кара,

Син,гаепле,дивана!

Миңа ремень кунганга

Авыртуга түзәр юк чама!”

“Вәли абзый , гафу ит!

Мин шундый булганга гаепле түгел бит.

Минем төсем табигый

Синең җәзаң катгый.”

Әйтеп бетермәде сүзен,

Куркудан йомды күзен.

Вәли китереп типте аңа

Авыртуга түзәр юк чама.

Фортачкадан очты мескен песүк.

Ботакка килеп кунды шунда ук.

Күрше әби күрде моны,

Вәли сыртына килеп кундырды унны.

Әй кычыткан файдасы,

Арка гына чыдасын.

“Гаепсезгә бәйләнсәң, шулай була ул!

Көчле көчсезне рәнҗетсә,

Гөнаһ була ул!

Исеңдә калдыр ,Вәли!

Тагын күрсәм ,меңне кундырам әле,»-ди.

Мусаева Амиля Рафаэльевна
Возраст: 11 лет
Дата рождения: 03.06.2012
Место учебы: МБОУ "Гимназия №5 ЗМР РТ"
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Зеленодольский муниципальный район
Город: Зеленодольск