Бу хәл бик күптән булган. Бервакыт урманның иң зур, иң карт имән агачында туннар үсеп чыккан. Бу хәбәр бөтен урманга таралган. Әлбәттә, барлык хайваннар да шушы агачка ашыккан. Кемнәр тизрәк барып җиткән, аларга матур, җылы туннар тигән. Ә кемнәр арттан килгән, аларга начаррак туннар тигән.
Туннар турында хәбәрне ишеткәч Куян да барлык көченә чапкан. Куян матур, җылы тун алырга өлгергән. Әле аның туны ике төсле ди, җәен соры, ә кышын ап-ак кар сыман була ди. Ә менә керпенең аяклары кечкенә, ул бар көченә йөгерсә дә, бик каты ашыкса да, аның килүенә имәннән яхшы туннарны алып бетергәннәр.Керпегә бар тик мең энәле йомгак калган. Ләкин Керпе кайгырмаган:
— Энәле булса да, тун әле бу, киеп йөрермен, файдасы чыгар әле, — дип тунны кигән.
Куян Керпене күргән һәм аңардан көлә башлаган:
— Синең нинди ямьсез туның. Моны ничек курыкмыйча киясең? Син тунны имәннән түгел, ә чыршы төбеннән тапкансыңдыр.
— Көлмә инде, Куян дус. Өлешемә тигән көмешемдер инде. Мин синең туның тишелгәч ямарын, матур итеп тегеп куярмын. Көлмә генә, Куян дус.
Ә Куян керпене ишетмәгән, көлүен дәвам иткән. Көлә торгач эчләре дә авырта башлаган. Шулай эчен тотып көлгән, хәтта Бүренең килүен дә күрмәгән. Ә Бүре бик шатланган, аның бит күптән ашаганы юк. Куян Бүрене күргәндә соң иде инде, Бүре бик якын иде. Бүре куянны кабам дип авызын ачуы булды, Керпе аңа үзенең энәләре белән һөҗүм итте. Бүре нәрсә булганын да аңламыйча, куркуыннан чабып китте. Ә Куян үзенең ялгышканын аңлады, Керпедән гафу сорады. Керпе аны кичерде. Әле алар хәзер дә дуслар, Куянның туны тишелсә, Керпе аңа тегеп бирә.