Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Шәтке авылында гомер кичерүче 95 яшьлек карт әбием – Хакимова Вәҗиһә истәлекләренә нигезләнеп язылды.
Өй эче яп-якты. Өстәл уртасында әле пешеп чыккан икмәк.Аның өсте чиккән тастымал белән капланган. Нинди тәмле, хуш исле икмәк! Алып ашыйм дигән дә генә уянып китте Вәҗиһә. Эх, төш кенә икән… Төштә генә булса да ашап куйса иде шушы әнисе пешергән татлы икмәк кисәген.Юк шул, юк.Бары төшләргә генә кереп йөдәтә аны туган нигезе,әнисе пешергән татлы ипекәй! Ничәмә – ничә тапкыр керә инде бу төш Вәҗиһәгә. Әйе, белә, йөрәге сизә: аны туган нигезе, туган җире үзенә чакыра. Юк, болай булмас, бер фикергә килергә кирәк: я бүген була, я булмый кала… Күңеленә килгән шушы уен уйлый-уйлый бүген таңны каршылады Вәҗиһә.
Кизиледә урнашкан урманчылыкта эш башланган инде. Кемдер үзенә тиешле гөмбә суын эчкән дә теләр-теләмәс кенә эшкэ атлый. Ә Вәҗиһәнең кәефе шәп. Аңа буген хәтта гөмбә суы да тәмле кебек тоелды. Ул тиз генә өстәл артыннан кузгалды да эшкә ашыкты. Эштә дә юан – юан агачларны төбе – тамыры белән аударганда бер дә авырлык тоймады ул.Югыйсә, агачларның нәзек ботакларына охшаган кулларының да инде көче бетеп килә. Алар монда барысы – 30 кыз. Барысы да Татарстаннан. Үзләре эшли, һәркайсының башы меңләгән уй белән тулы: “Кайчан бетәр бу сугыш!”, “ Кайчан туган якларыбызга кайтырбыз икән без!”. Ә Вәҗиһәнең башында бер уй: бүген качарга кирәк. Ул инде күңеле белән өенә кайтып та җитте. Аны әнисе һәм ике сеңлесе кочаклап алды, хәтта сары йомгак – песикәй:“ Мин дә бик сагындым бит сине,” -дип нәзек кенә тавышы белән аягы тирәли мыраулап йөри. Вәҗиһәнең күзләре яшь белән дымланды. Сагынды, бик сагынды ул әнисен, сеңелләрен, туган авылын, авылдашларын, сары йомгагын – барчасын сагынды. “ И Раббым, сиңа эндәшәм, син һәркемгә ярдәм итүче, миңа да ярдәм итсәңче”. 16 яшьлек Вәҗиһәнең Раббысына йөрәк авазы иде бу.
Ниһаять, зарыгып көткән кич җитте. Вәҗиһә үзенең хыялы белән төшке аш вакытында дуслары белән бүлешкән иде инде. Алар, унике кыз, төнлә белән юлга кузгалдылар. 18 – 22 яшьлек кызлар һәм 16 яшьлек Вәҗиһә… Кулларында кечкенә генә төенчек…
Урман… Кешене ашаткан да, үзенең табигате белән рухландырган да һәм үзенең серлелеге белән адәм баласын төрле — төрле бәла-казалардан саклап та калган урман.Әйе, урман шушы 12 кызны да үз кочагына алды. Юк, юк дигәндә, кызларны җиләге, балтырганы, бөрлегәне белән сыйлады, чит-ят килеп чыкса, күренмәслек итеп яшерде дә ул.
Урман һәм Әби-патша салдырган таш юл… Кая бара бу юл, дөрес якка кайталармы бу кызлар, билгесез… Төн… Бигрәк куркыныч төннәрен урманда. Унике кыз кечкенә вакытта әниләре сөйләгән шүрәлеләрне уйлый-уйлый, хәтта йокыга китәргә дә куркып ятарлар, ят тавышлар ишетелеп китсә, уникесе дә сикереп торып утырырлар иде. Маһибәдәр исемлесе бигрәк куркак иде дә соң!
Вәҗиһә әче итеп сызгырып җибәрде. Димәк, якын – тирәдә чит кеше бар. Тизрәк яшеренергә кирәк. Кызлар бу шөгыльне бик яхшы башкаралар. Ә Петровский авылы кызлары Мария һәм Настя юлчыларның каршыларына чыктылар ( Вәҗиһә үзе чыгар иде дә, русчасы чамалырак шул). Алар урманга гөмбә җыярга килүләрен, адашып калуларын, бу таш юлнын кайсы тарафка баруын сорадылар. Нинди бәхет! Дөрес юлны сайлаганнар бит алар! Баксаң, алар Шәмәрдән урманына кайтып җиткәннәр икән бит!
Егерме дүрт көн һәм төн һәм , ниһаять, туган як! Йөрәк җиңел сулап куйды. Хәзер нишләргә, кая барырга? Таш юл да бетте… Шул чак саф татарча сөйләшкән тавыш ишетелде. Кызлар барысы бергә шул якка омтылдылар. Ерак та түгел олы яшьтәге ике абый нәкъ аларның каршысына атлап килә иде. Кызлар нигәдер курыкмадылар бу абыйлардан, Теләче ягына юл сорадылар. Өлкәнрәк яшьтәге абый сүз алды: “ Балалар, Сез бу юлны ташлагыз инде, моннан алтмыш чакрымлап булыр Шәмәрдән авылы бар, сез шунда борылыгыз”, — дип Шәмәрдәнгә юл өйрәтеп җибәрде.
Менә алар Шәмәрдәндә.Бәхетле, бик тә бәхетле бу кызлар, шатлыктан күзләре көлә. Ә аларның бәхетләре белән кайгы да янәшә атлый икән. Аларны формадагы ике абый туктатты, кем булулары белән кызыксындылар, ахыр чиктә, аларны бер бинага кертеп яптылар. Берәм-берәм һәркайсыннан сорау алдылар. Аларның эшләре судка тапшыралачак икән…
“ Әй, Раббым, Уралның үзеннән исән – имин килеш кайтырга насыйп итттең, туган ягыма кайтып җиткәч кенә ярдәмеңннән ташламасаң иде. Мин синең барлыгыңа һәм берлегеңә ышанам, туган нигеземә кайтырга насыйп итсәң, биш вакыт намазымны укыр идем, уразамны тотар идем…” Вәҗиһә барыбер нәрсәгәдер өметләнде. Шулчак башыннан яшен тизлегендә уй үтте :”качарга”. Кичкә кырын ул дус кызлары белән киңәште. Алты кыз Вәҗиһәнең тәкъдиме белән килеште.
Алар кабат юлда… Алтысы да Теләчегә кадәр исән – имин килеп җиттеләр. Юллар аерылды: һәркем үзенең авылына ашыкты. Маһибәдәр белән Вәҗиһә туган авылы Шәткегә юл тоттылар.
Туган як, туган авыл, туган нигез, туганнар! Шушы дүрт сүз Уралдан җәяү кайтырга көч һәм куәт бирде Вәҗиһәгә.
Туган ягының назлы җиленә иркәләнеп, кояш нурлары белән серләшеп, Раббысына рәхмәт укый-укый туган нигезенә атлады Вәҗиһә.