Курчак бәби
Әти-әниием миңа
Бер «кыз» алып бирделәр.
— Менә, кызым, безнең кебек,
Син дә әни,-диделәр.
Тик бу бәби ашамый да,
Эчми дә, елмаймый да.
Әнинең чын бәбиедәй,
Ичмасам, еламый да!
Утыртып куйсаң — утыра,
Әйткән сүзне тыңламый.
Алмаштырыгызчы шуны,
Мондый бәби булалмый!