XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Кунакка йөри беләсеңме?

Борын-борын заманда, әле син тумаганда, әле мин булмаганда, этләр белән мәчеләр, мәчеләр белән тычканнар, бүреләр белән куяннар бик тату яшәгәннәр. Алай гына да түгел, алар бер-берсенә гел кунакка йөрешкәннәр, ди.

Бервакыт кечкенә песи баласын — Иркәне дә Шаян исемле эт үзенең туган көненә чакырган. “Соңга кала күрмә, дустым, кояш баюга, килеп җит!” – дигән ул аңа. Якшәмбе көн булгангамы, Иркә башта туйганчы йоклаган, аннары озак вакыт кояш нурында иркәләнеп яткан. Аунап туйгач, тычкан балалары янына уйнарга чыгып йөгергән, ди. Шаянның туган көне турында бөтенләй оныткан. Көн кичкә авыша башлаган. Башта киеп барырга күлмәк, аннары бүләк эзли-эзли хәлдән тайган песи кызы. “Соңга калам, соңга калам!”- дия-дия чапса да, кояш аны көтеп тормаган – баеган. Бәла аяк астында дип юкка әйтмиләр икән — болай да ашыккан Иркә үзенең тирән чокырга төшеп киткәнен сизми дә калган. Күлмәге дә пычранган, бүләккә дип алган чүлмәге дә ватылган аның. Чокырдан чыккач, ул агач төбенә утырып елый башлаган: “Ай, харап булдым. Нишләргә инде миңа хәзер?” Караңгы төшә башлаган. Тәпиләре бик каты сызлаганга, Иркә өенә бик әкрен кайткан һәм йокларга яткан. Уңга борылган, сулга борылган – йоклап китә алмаган. “Шаяннан барып гафу үтенергә кирәк. Бүләген дә бирермен шунда”, — дип сикереп кенә торган да таң атканын көтә башлаган. Түземлеге беткән Иркә дустының өенә киткән һәм каты итеп тәрәзәсенә шакый башлаган. “Иртә таңнан кем татлы йокымнан бүлеп йөри анда мине?” – дигән ачулы тавышны ишеткәч, песи кызы каушап калган, ләкин бар кыюлыгын җыеп: “Бу — мин, Иркә, сине туган көнең белән котларга килдем”, — дигән ул аңа. Шаян, күзләрен уа-уа, баскыч төбенә чыккан. “Туган көнең белән, Шаян! Бу сиңа, миннән бүләк, мин аны кичә ялгыш ваттым инде, гафу ит!” – дигән песи кызы. Эт аны өенә чакырган, ә Иркә үзе белән булган хәлләрне сөйләп биргән. Шаян аңа: “Сине бүтән беркем дә кунакка чакырмас инде, син кунакка йөрү кагыйдәләрен бөтенләй дә белмисең икән”, — дип, ватык чүлмәкне Иркәнең кулына тоттырган. “Ни өчен? Минем ни гаебем бар?” – дип Иркә, үпкәләп кайтып киткән. Кайтып барганда, аның каршысына Һау-һау очраган. Иркәгә шул җитә калган – булган хәлләрне өлкән эткә дә сөйләп биргән. Һау-һау аны ачуланмаган, бары тик: “Чынлап та, сине бүтән беркем дә кунакка чакырмас, дустың дөрес әйткән. Кунакка йөрүнең үз тәртибе бар аның”, — дип китеп барган. Песи баласының кәефе төшкән. Ул озак вакыт бүлмәсендә генә утырган. Һәм менә аның күзе шкафта тузанланып яткан “Әдәплелек кагыйдәләре” китабына төшкән. Укырга яратмаган Иркә беренче тапкыр кулына китап алган һәм барлык сорауларына да җавап тапкан. Ул хәзер кунакка йөрү кагыйдәләрен бик яхшы белә, ә син, дустым, аларны беләсеңме?

Мухаммадуллина Камилла Илдусовна
Страна: Россия
Город: Камское Устье