Ямьле май аеның соңгы көннәре… Күңелдә ниндидер рәхәтлек: тиздән укулар бетә, балаларны күңелле каникуллар көтә! Җәй якынлашырга бары тик санаулы көннәр генә калды. Укучылар көтә шул көтә ул җәйне. Тиздән килеп җитәр, хәттас изелмәс тә. Иртүк торасың: яңгыратып, әтәч кычкыра, хәтта авылның бөтен халкы уяна, шул тавышка; кояш балкый, үзенең якты нурлары белән көнне матур, ямьле итеп башлап җибәрә.
Менә көннәрдән беркөнне, уку вакытлары тәмамлангач, Гафур бабай белән Наҗия апай янына игезәк оныкчыклары кайтты. Игезәкләр булгач, исемнәредә охшаш диярлек: Гөлия һәм Гөлфия. Алар инде ерак юллардан, Яр Чаллы якларыннан бирле кайталар. Әбисе белән бабайсы бик зарыгып көтәләр инде бу көнне. Менә, нигәдер, оныкчыклары гына бу көнне бердә көтмиләр. Әлбәттә, көтмиләр, чөнки авылга кайткач, интернет та тотмый, эшлисе дә эшлисе шул. Ә авылдагы эшнең бетәчәге юк, эшләр бихисап. Ә шәһәр кызлары авылтормышын күреп үсмәгәннәр. Аларда ялкаулык көчле, эшнең ничек эшлисе икәнен күреп үсмәгәннәр, алар хәтта, чүпрәк тотып та, пәрәвез җыя белмиләр, себерке тотып, ишегалдында чистартып себереп куя белмиләр. Әби белән бабайлары эшкә өйрәтмәкче булалар, ләкин кызларның теләкләре юк шул.
Бүген якшәмбе! Гадәттә, якшәмбе көнне аларда көтү чираты. Гафур абзый бүген сарык-бәтиләрен көтүлеккә чыгарды. Наҗия апай кызларны иртәнге биштә үк уятып, тәмләп, сөтле чәйләр эчертте. Чәй эчеп утырган арада, Наҗия апай кызларга карап:
— Ии, кызларым-матурларым… Нигә шулай үзгәрдегез соң сез?.. Әти-әниегез бердә андый түгел иде бит. Кайсы якка охшап шундый булдыгыз соң сез?
Тынлык… Кызлар бер сүз дә дәшмичә, бер-берсенә карап, чәй эчүләрен дәвам иттеләр. Әби моңа да бик аптырып калды. Хәзер инде эндәшкән сораугада җавап кайтармаслармы икән дип, уйланып куйды.
— Кызларым, бер эштә эшләмәсәгез, урамга булса да чыгып керегез инде. Бер әйләнеп булса да, урамда кемнәр барын күзәтеп кайтыгыз. Күрше урамда сезнең кебек игезәк егетләр яши. Алар нишли икән, барыгыз, карап кайтыгыз!
Хәер, кызларга әбинең әйткән фикере ошап китте. Әлбәттә, ошады, эш кушмадылар бит, хәтта егетләр дигәч тә, бик ошап китте. Кызлар, урам буйлап йөри торгач, әбиләре әйткән, игезәк егетләрне күрделәр. Егетләр капка төбен чистартып, җыештырып яткан мәлләре иде. Кызлар егетләрне күреп шаккаттылар. Беренчедән, аларның хемәтләренә карап, икенчедән, матурлыкларына сокланып, карап, басып тордылар. Егетләр кызларны күреп:
— Әй, сез матур кызлар, кайларга юл тотасыз? Бу кызларның матур исемнәре дә бардыр әле?
Кызлар-кызлар инде, егетләр эндәшүгә үк, оялып калдылар:
— Без Гөлия һәм Гөлфия булабыз,- диде берсе.
-Ай-яй, нинди матур, гүзәл, сөйкемле исемнәрегез, үзегез төсле. Минем исемем Илнар, — диде егетнең берсе.
— Ә мин Динар булам, -диде, куркып кына.
Егетләр тиз генә арада эшләрен бетереп, кызлар белән агач төбенә барып, аралаша башладылар. Егетләрнең кызлар белән якыннанрак танышасылары килде. Кызлар оялыбрак утырдылар, бераз сәерсенеп тә куйдылар.
Илнар-үзенә күрә бер үзенчәлекле малай. Үзе шундый шук, шаян. Кызлар күргәч, бигрәк тә. Ул оялып тормыйча, кеше белән теләсә нинди темага сөйләшә ала.
— Гөлия, Гөлфия сез үзегез кайсы яклардан?
-Без, әби белән бабаебыз янына кунакка, каникулга Яр Чаллы якларыннан кайттык.
Илнар белән Динар аптырап калдылар. Алар авылда гына яшәгәч, шәһәрләрне күргәннәре дә юк.
— Кызлар, сез нәрсәләр белән шөгыльләнергә яратасыз, буш вакытта нишлисез?
-Без… Без… эшләргә яратмыйбыз. Егетләр гомерләрендә беренче тапкыр ишетеп, авызларын ачып, шаккатып калдылар. Илнар,гомумән, шок хәлендәкалды:
— Кызлаар, ничек инде шулай? Сез авылга кайткач, берни дә эшләмисезмени?
— Юк, без эш сөючән кызлар түгел,- диде Гөлфия.
Илнар –Динар үзләренең балачак вакытларын искә төшерделәр. Алар исә үзләре шундый булдылар. Илнар кинәт кенә:
— Гөлия, Гөлфия, без балачакта анабызның сүзен тыңламадык, кушкан эшне эшләмәдек. Нәкь тә сезнең кебек. Соңыннан нәтиҗәсе куркыныч. Әби-бабаегыз сүзен дә тыңламыйсыздыр. Кызлар булгач, эшләргә кирәк инде.
Динарның башына яхшы уй-фикер килде:
— Кызлар, әйдәгез,икенче атнага көтүгә чыгабыз.
Кызлар аптырап:
— Көтү?.. — кызыксынып сорады Гөлфия.
-Без өйдәге эшне эшләмәгәч, хайваннарны саклый алырбызмы икән? — Гөлия хәтта борчыла башлады. Ул, алар бу эшне башкарып чыгара алырлармыикән дип, кайгырды.
Гөлия һәм Гөлфия, әби-бабаларына кайтып, бу хәбәрне белдерделәр.
— Әби-бабай, без Илнар һәм Динар белән икенче атнага көтүгә чыгабыз!
Наҗия апайның йөзендә күз яшләренең салмак кына акканы күренә иде. Гафур бабай, утырган җиреннән, чак кына егылмады. Кызларның әби-бабаларына бу көтелмәгән яңалык сыман булды.
— Ии, минем кошчыкларым! Мин сезнең өчен бик сөенәм, — шатлыгыннан әби елап җибәрде.
— Кызларым, сарыкларны сез генә алып барырсыз инде, — диде бабай. Менә көтеп алган якшәмбе көне дә килеп җитте. Кызлар иртәнге сәгать биштә торып, көтүгә чыгып киттеләр. Илнар белән Динар Гөлия белән Гөлфияне каршы алдылар. Инде күптәннән капка төпләрендә көтеп утыралар иде.
— Ну, кызлар, ничек, авыл тормышы? Ничек соң, әзерме сез?
— Әзер, без һәрвакыт әзер!
Кызлар, үзләрендә, ничектер, горурлык хисләре тойдылар.
Менә, егетләр һәм кызлар көтүлек җиренә килеп җиттеләр. Бихисап сыерлар, бозаулар, сарыклар һәм атлар хуш исле печән — чирәм ашап торалар иде. Көтүгә чыгып, малларны карау, менә дигән ләззәт! Ә менә хайваннар үз көйләре белән йөргән арада, түгәрәктә, бергәләшеп, чирәм өстенә утырып, шырпы тартмасына салынган тоз белән йомырка ашау, анысы тагын да тәмлерәк. Егетләр кызларга эшнең ничек башкарасын күрсәттеләр. Кызлар өчен ул бик җиңел кебек тоелды. Бары тик хайваннарны күзәтеп кенә торырга кирәк. Әнә күрше апаларның сыерлары каядыр китә дә башлады. Динар тиз генә чыбыркысын бер чыҗлатып, шартлатып җибәрмәсенме? Мескен сыер бик тиз үз иптәшләре янына йөгерде.
Менә өч сәгать үттеп тә китте. Егетләр-кызлар букчаларына әзерләп алып килгән төшке ашларын ашадылар. Болында үсеп утырган, какы үләнен ашый-ашый, гөрләтеп җырлап та алдылар. Илнар белән Динар балачактан бирле моңлы сандугачлар икән. Илнар моңланып:
Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз.
Безнең йөрәкләрнең януларын,
Аңламыйсыз…
Динар хисләнеп, шигырь юлларын бүләк итте:
Эх, Гөлия һәм Гөлфия,
Аңламыйсыз сез нигә?
Чәчкә сыман лилия,
Яратмыйсыз сез нигә?
Бу сүзләрдән соң Гөлия белән Гөлфия шикләнеп куйдылар. Аларның уйларына әллә нинди фикерләр килде. Гөлфия оялыбрак:
— Егетләр, әллә сез безгә гашыйк булдыгыз инде?
Егетләр бер дә уйламыйча:
-Әйе, кызлар. Без сезгә бер күрүдә гашыйк булдык.
Ул арада көн караңгылана да башлады. Егетләр һәм кызлар көтүне авылга таба борып, кайтырга чыктылар. Янәдән чыбыркы тавышы ишетелде.
— Гөлия, Гөлфия ничек сезгә авыл тормышының бер көне? Арыганлык сизеләме?
— Ююк, барысыда яхшы! Кәефләр күтәренке! — күңелле итеп, сузып әйтте Гөлфия.
Арыганлыклары сизелми дә, ә иң мөһиме: алар үзләренә бер рәхәтлек, ләззәт алдылар.
— Гөлия, сиңа ничек, ошадымы? Нигә дәшмисең?
— Егетләәәр, беләсезме нәрсә?
— Нәрсә? — куркып кына эндәштеләр.
— Мин сүзсез! Мин бу рәхәтлекне гомеремдә беренче тапкыр тоям. Моның тәмен белеп калырга кирәк бит!
-Шулай шул, Гөлия. Дөрес әйтәсең, мин синең белән килешәм.
Малларның тамаклары тук, көтү кайта, көтү кайта! Югары оч, түбән оч, аргы урам сыер мөгрәве, бәтиләрнең бәэлдәве белән яңгырап торды. Бөтен урам шау-гөр килә. Капка төбендә көтү кайтканын, симәнке чиертеп, көтеп утырган авыл халкы аягурә торып басты.
Кызлар-егетләрнең бер-берсеннән аерыласы килмәде. Алар өчен бу көн бик тиз сизелмичә үтеп китте. Илнар ахырдан:
— Гөлия, иртәгә кичкә таба тыгыз булмыймы эшләрең?
— Нигә сорыйсың?
— Каршы килмәсәң, иртәгә урам буйлап йөрергә чыгасың килмиме?
— Ярар, яхшы. Мин риза!
Соңыннан Динар да Гөлфиягә урамга чыгарга тәкъдим итеп карады:
— Сизәм, Гөлфия, син дә миннән шундый сорау көтәсеңдер. Тик, минеке тагын да яхшырак. Әйдә, иртәгә минем белән печән өяргә барасыңмы?
Гөлфия көлеп:
— Әлбәттә, барам! Эшнең хәзер нәрсә икәнен аңладым. Мин һәрвакыт әзер!
Гөлия һәм Гөлфия, Илнар, Динар белән саубуллашып, өйләренә кереп киттеләр. Алар ахырдан:
— Егетләр рәхмәт сезгә, барысы өчен дә. Без сезнең белән авыл тормышын дөрес яктан күрергә өйрәндек. Сез безгә эштән курыкмаска өйрәттегез. Кушкан эшне вакытында эшләсәң, нәтиҗәсе барын белдек. Эш- ул тормышның бер үзәге, икәнлеген аңладык!