XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Кунак булсаң…

Кунак булсаң…

Соңгы дәрес тәмам! Мәктәптән кайтырга чыккач, без юлның икенче ягыннан ашыгып өенә кайтып баручы Фаязны күрдек. Кай арада өлгергән?

— Марат, әнә тегендә Фаязны күрәсеңме? — дип сорады Наил.

— Күрәм.

— Синең бурыч — аны куып тотарга.

Мин аптырап калдым. Нигә аны куып тотарга? Тагын нәрсә уйлап тапты бу Наил? Ләкин ул әйткән икән, тыңламый кара! Сыйныфта ул лидер. Язылмаган кагыйдә буенча, бөтен малайлар аныңча эшли. Бигрәк тә Марат нык тырыша. Хәтта кайбер кызлар да аңа иярә! Дилә белән Зәринә кебек… Шулай тиештер дип уйлыйм, мин бит бу мәктәптә әле быел гына укый башладым.

Марат тиз генә Фаязны куып җитте. Без дә, юл аша йөгереп чыгып, аларга кушылдык.

— Фаяз, хәзер без сиңа кунакка керәбез,- дип белдерде Наил. Миңа мондый әрсезлектән ничектер уңайсыз булып китте, кире борылырга уйладым.

Фаязның да күзендә курку чагылды.

— Нууу, белмим инде, тиздән минем әти өйгә кайтыр, — диде ул икеләнеп.

— Син бит әрләнем бар, дигән идең, без тиз генә аны күреп кенә чыгабыз, — диде Зәринә. Әрләне турында Фаязның сөйләгәнен мин дә ишеткән идем, тик үземнең бер дә андый җәнлекне якыннан күргән булмагач, аларга иярергә булдым.

Фаязларның фатиры 3 бүлмәле икән. Бөтен җирдә тәртип һәм чисталык. Наил, аяк киемен салып аткач, рюкзагын идәнгә ташлады да, бүлмәләрне карап йөри башлады. Без дә аңа иярдек. Фаяз ничектер кыенсынып кына үз бүлмәсенә алып китте. Бу бүлмә аның абыйсы белән икесенеке икән, бераз кысанрак, тик бик пөхтә. Почмактагы читлектә утырган кечкенә генә аксыл җәнлек, шулкадәр күп кеше килеп кергәч, өйчегенә кереп качты. Наил тиз генә читлеккә кулын тыгып аны тотып алды.

— Дуслар, зинһар, сез аны каты кысмагыз, читлеген ачык калдырмагыз, — дип борчылды Фаяз.

— Бир әле, минем дә тотып карыйсым килә аны, — дип, Марат Наилнең кулыннан әрләнне тартып алды. Мин дә Мараттан аны сорап алдым. Әрләннең йөрәге сикереп чыгардай булып дөп-дөп тибә. Аны сыйпаган булып, тизрәк кире читлегенә тыгып куйдым. Фаяз аңа чиста су куйды, ашарына бирде, читлеген чистартты. Тамагы туйгач, әрләннең тәгәрмәч буйлап әйләнүен кызыксынып карап тордык.

Әрләнне күрдек, хәзер чыгып китәргә кирәк бит инде. Тик Фаязның сәгатькә карап-карап алуына игътибар итмичә, Наил юыну бүлмәсенә китте дә кулларын юа башлады.

— Әрлән белән уйнагач, кулларыгызны юыгыз, — дип безне чакырды. Килгәч, краннан су сибеп, безне чылатты да, шаркылдап көлеп, кухняга узды. Без дә көтүебез белән аңа иярдек.

— Диләнең чәй эчәсе килә, әйдә, чәй белән сыйла инде безне, — дип, өстәл артына кереп утырды Наил. Фаяз, нишләргә дә белмичә кыенсынып кына, чүмеч белән суны газга куйды. Зәринә моны күреп, көлеп алырга да җитеште:

— Хи, сезнең чәйнек шундыймыни?

Фаязга бик кыен булып китте. Чәй салгач, бер кешегә чынаяк җитмәвен күреп, ул тагын уңайсызланып калды, сиздермәскә тырышып:

— Дуслар, чәйләрегез тәмле булсын, минем эчәсем килми әле,- дип, сәгатькә карап алды.

— Рәхмәт, Фаяз! — дидем мин аңа.

— Чәй балсыз һәм кәнфитсезмени? — дип канәгатьсезлеген күрсәтте Марат.

Фаяз, кухня киштәләреннән тәмле әйбер эзләп тә берни тапмагач, бер савыт йөзем җимеше чыгарды. Балалар шундук аны ашап та бетерделәр.

— Чәй эчкәч, уйнарга да ярый! – диде Наил. – Фаяз, нинди уеннарың бар?

Фаяз кунакларын үз бүлмәсенә алып керде. Киштәләре тулы китап, бер уенчыгы да юк.

— Китапханәгә килдекмени без, — дип баш чайкады Марат. Фаяз тиз генә тартма белән өстәл уенын тартып чыгарды, шартларын аңлатты. Уенда Фаяз җиңә башлагач, Маратның ачуы килеп, бөтен карточкаларны болгатып, төрле якларга чәчеп бетерде.

— Марат, үпкәләмә, бу синең беренче уеның, башка юлы син җиңәрсең,- дип юатты аны Фаяз. Марат икенче бүлмәгә чыгып китте.

— Уф, ашыйсым килә, чәй белән генә кунак сыйламыйлар инде, — дип әрсезләнде Наил.

— Минем дә ашыйсым килә, ләкин ул тиз пешә торган булсын, — диде Зәринә.

— Йомырка тәбәсе булса да пешерергә була бит инде, — диде Дилә. Аннан кызлар да каядыр киттеләр.

Тагын кухняга чыктык. Фаяз авыр сулап куйды. Ул йомырка тәбәсе кыздырырга җыенды. Ләкин аның моңарчы беркайчан да аны пешергәне юк икәне күренеп тора. Фаяз суыткычтан 4 йомырка алып, аларны табага сытып салды, плитәне кушты. Наил суыткычны ачып карады, анда 3 йомырка, ярты шешә сөт, бер банка тозлаган кыяр һәм шешә төбендә генә көнбагыш мае күренде.

— Фаяз без керүгә бернинди тәмле ризык та әзерләмәгән, — диде Наил.

— Алдан белгән булсам, әзерләр идем.

Берзаман көйгән ис чыга башлады, табадан төтен күтәрелде. Фаяз тизрәк газны сүндереп куйды. Икенче бүлмәдә нәрсәдер чылтырап ватылганы ишетелде. Хушбуй исләре аңкытып, кухняга Зәринә белән Дилә керделәр.

— Нәрсә булды?

— Әллә ут чыктымы?

Кып-кызыл иренле, кап-кара кашлы, буялган күзле, яшел тырнаклы, битләре кершәнгә баткан кызларны күргәч без туктамыйча көлә башладык. Шул арада Фаязның әнисенең бизәнү әйберләреннән файдаланганнар бит. Мескен Фаязда гына көлү кайгысы булмады: көйгән исле кухняны җилләтергәме, әнисенең йокы бүлмәсендә кызлар ясаган тәртипсезлекне төзәтергәме? Рөхсәтсез кеше әйберенә кагылган кызлардан минем дә күңелем кайтты.

-Кунакларыңны тәмләп сыйлый алмагач, нинди хуҗа инде син? – диде, кыланчыкланып, Дилә. Фаяз нәрсәдер әйтергә теләгән иде, ләкин тыелып калды.

-Фаяз, тозлаган кыяр банкасын башла, тәмлерәк булыр, дип боерды Наил. Ул арада Марат та килеп керде:

-Фаяз, анда… ни… әрләнең әллә кая киткән…

-Ах, читлеген ачкан идеңмени?

-Мин караган гына идем… – дип акланды да, Марат өстәл артына кереп утырды. Фаяз үз бүлмәсенә йөгерде.

Ул әрләнен эзләгән арада, сыйныфташлар көйгән йомырка тәбәсе белән тозлаган кыярны ашап та бетерделәр. Дүрт кенә урындык булгач, мин басып кына тордым.

— Миңа ошамады, тәмсез, — дип зарланды Наил.

— Әйе, үзе көйгән, үзе тозсыз, — диде Дилә.

— Малайлар, кызлар, җитте сезгә! Кунак булсагыз, тыйнак булыгыз,-дидем мин алар өчен оялып.

-Ах, син кем булдың әле безгә кисәтү ясарга? – дип кызып китте Наил.

Фаяз, әрләнен тота алмаганга борчылып, яңадан кухняга кергәч, тәрәзәдән карады да:

— Ай, әти эштән кайтты, өйне тизрәк тәртипкә китерергә булышыгыз әле. Айдар, йокы бүлмәсендә нәрсә булган анда, кара әле.

Күз ачып йомганчы, Наил, Марат, Зәринә, Дилә песи сыман шым гына ишектән чыгып сыздылар. Фаяз савыт юарга кереште, мин йокы бүлмәсенә йөгердем. Карасам, бизәнү өстәлендә бөтен нәрсә тузып ята, ә идәндә – хушбуй шешәсе ватыклары. Ул арада Фаязның әтисе кайтып керде. Караса — чыланып беткән юыну бүлмәсе, Фаязның бүлмәсендә туздырылган уен карточкалары, ачык читлек, бүлмә буйлап йөгереп йөрүче әрлән, йокы бүлмәсендә таралып яткан иннек, сөрмә, кершән, ватылган флакон, кухняда көйгән ис һәм юылмаган савыт-саба… Мин, хуш ис тараткан пыяла кисәкләрен җыйганда бармагымны кисеп, нишләргә белми басып торам.

Фаязның әтисе карап-карап торды да, кырыс кына шелтәләп алды:

-Фаяз, әллә син шушы тәртипсез малай белән дуслаштыңмы? Әниең шифаханәдән кайтуга әйбәт бүләк ясагансың…

Шул вакытта җир ярылса, мин җир тишегенә кереп китәр идем…

Гайнетдинов Айзат Алмазович
Страна: Россия
Город: Набережные Челны