Әлеге шигырьне репрессия җилләре кагылган дәү әбием
Хәербанат Садыйк кызы Мозаффарова истәлегенә багышладым.
Ул Буа районы Бик-Үти авылында туып үсә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, 17 яшьлек кызны суык кышта окоп казырга җибәрәләр.
Аннан кайткач, кыска сроклы курсларда укып, комбайнга утыра.
Кар яуганчы, басуда хезмәт куя. 1946 елда
Кайбыч авылы егетенә кияүгә чыгып, 5 бала тәрбияләп үстерә.
Бәхет чоры, диләр балачакны,
Әмма сиңа насыйп булмаган.
Кинәт ишелеп төшкән авырлыктан
Сабый күңеле шиңгән, тапталган.
Әтиеңне кулак диеп хурлап,
Бар мөлкәтен тартып алганнар.
Ике яктан хәрби озата барган,
Куштаннары карап калганнар.
Дус-иш булып йөргән кайберләрнең
Йөзләрендә шатлык уйнаган.
Кулак Садыйк китсә, муллык явар,
Бай яшәрбез, диеп уйлаган.
Сарайдагы барлык хайваннарны,
Иләк-чиләк, савыт-сабаны,
Җыеп чыккан алар.
Хәтта мич артында качып калган мескен кабаны.
Яңа тормыш җирдә төзибез дип,
Шулай хурлап чыкканнар,
Йорт-җирләрен ватып-сүтеп алгач,
Урам уртасында калганнар.
Тегү машинасын җиргә күмгәч,
Буразнада әнкәң елаган.
Куркуданмы, хәлсезлектән микән,
Тәне калтыраган, сызланган.
Талап алгач соңгы мал- мөлкәтне
Көмешкәгә биреп кайтканнар.
Күрше Тимәш халкы самоварны
Кайтаруның юлын тапканнар.
Нинди гөнаһ кылган уңган ата
Зинданнарга илтеп ябарлык?
Өч балалы мул тормышы өчен
Кулак дигән ярлык тагарлык?
Тетрәнуләр эзсез узамыни,
Кан яшь түгеп, елап яшәлгән.
Рәнҗеткәннәр, нахак сүз ишеткән.
Бер гаепсез булган – дәшмәгән.
Кулларына хуҗа булмаганнар
Ходай каршысына басканнар.
Йә аяксыз, йә акылсыз калып,
Озак тилмерешеп ятканнар.
Язмыш сине кулак кызы диеп,
Озак каһәрләгән, кыйнаган.
Кулак кызы “матур” җәмгыятьнең
Даирә-диңгезенә сыймаган.
Каберең, әбием, киң һәм якты булсын,
Төшләремдә сине табармын.
“Гаепсездән гаепле” медале булса,
Беренчесен сиңа тагармын.