XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Куймагыз миңа «2» ле!

Ай-һай, уңышсыз көн булды бүген Азат өчен — биш фәннән биш икеле алды!

Алай ук төшеп калганнардан ук булмаса да, дәрескә әзерләнмичә баргалый иде ул.

Кайсыбер көннәрдә укуга аның бөтенләй күңеле бармый, мәктәпкә аягын да

атлыйсы килми. Укырга яратмый ул. Ә менә төрле эшләр эшләргә ярата.

Тыштагы эшләрне тәмләп, юри озакка сузып эшли ул. Әтисе: “Җитәр бүгенгә,

дәресләреңне кара”,-дисә дә ашыкмый.

Бүген дә барасы килмичә генә барды мәктәпкә. Өйдән чыгып китә алмыйча

азапланды: әле пеналы, әле китабы калган булып чыкты. Беренче дәрес —

биология дәресе. Ул бу дәресне укымаса да белә, чөнки табигатьне күзәтергә ярата,

хайваннар, кошлар — аның яраткан дуслары. Ләкин аның атналык һава торышы

тутырылмаган, күзәтү көндәлеге онытылып калган. Укытучы аңа “2”билгесе куйды.

Икенче дәрес — рус теле. Бүгенгә шигырь ятлыйсы булган бит, хәтер диктанты

язасы. Азат соңга кадәр ВПР эшләп утырды. Рус теле һәм аның укытучысы да ошый

аңа. Ләкин укытучы шигырьне ятламаган өчен көндәлеген сорады.

Өченче дәрес — математика. Өченче чирек өчен контроль эш эшләделәр алар

үткән дәрестә. Бар эшләрне дә җәһәт кенә эшләп тапшырды ул. Ләкин укытучының

йөзе нигәдер бик караңгы иде. Икеле алган укучыларның исемлегендә Азат та бар…

Мәсьәләләрен дөрес эшләмәгән имеш…Әти-әниләрне дә чакырасы икән.

Менә дүртенче дәрескә дә кыңгырау шалтырады. Татар әдәбияты дәресе.

Шигырь язарга иде өй эше. Язды Азат шигырьне, күңелендә туган шигъри юлларны

тезде генә. Тик укытучы гына ошатмады шигырьне. “Шигырь синеке түгел,

урлагансың,- диде.- Кеше әйберен урлау ярамый,”- дип икеле куйды.

Бу икелеләрдән кәефе нык кына төшсә дә, соңгы дәрес физкультура икәнен уйлап,

тынычланып китте Азат. Физкультурада дәрес эзерлисе юк, физик эшләр эшләп,

бераз көче дә бар кебек. Волейбол, баскетболларны бик ярата ул. Бу уеннарда аңа

тиңнәр юк. Ләкин укытучының “турник”дигән сүзеннән бик курка иде шул ул.

Күңел хакы өчен берне дә күтәрелә алмый . Көндәлеккә куелачак икелене уйлап,

әтисенең сүгәсен күз алдына китереп, Азат җан ачысы белән елап җибәрде.

“Куймагыз миңа “2”ле! Куймагыз миңа “2”ле!” – дип үзенең ачыргаланып

кычкыруыннан куркып уянып та китте…

Каникулның беренче көне булуын искә төшереп шатланды да соң Азат!

Шарифуллина Нафиса Ниязовна
Страна: Россия
Город: Мамадыш