Принято заявок
2392

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Кояшлы Татарстан

  

Кояшлы Татарстан

Мин авылны бик яратам.

Нур сибеп балкый өйләр.

Бабай белән әби аны

Бары мактап сөйлиләр.

 

Гармунчылар уйнасалар.

Күңелне били көйләр.

Татар авылын яратып:

“ Ул моң коесы “, — диләр.

 

Шушы илдә яшәгәннәр

Әйтәләр бертавыштан

“ Барыбыз да яраткан ил

Кояшлы Татарстан!”

 

Йөз еллык тарихы булган

Татар иле шул булыр.

Дусларны кочаклар җәеп,

Иминлеккә чакырыр.

 

Сыгылмаган , баш имәгән

Болгар җире- бөек Ватан.

Йөз ел түгел, мең елдан да

Гөрләр ул Татарстан!

 

 

 

 

Ситдиков Ильсаф Ильдарович
Страна: Россия
Город: Лениногорск