XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Кояш нуры сәяхәте (әкият)

Бүлмәгә тәрәзә аркылы Кояш нуры үтеп керде. Һәм олы матур залны тиз генә урады.

— Карале, нинди матур бүлмә! Бәлки, байлар йортыдыр бу?! Идәннәрдә агач паркет, зур аркалы ишекләр, ә ул өстәл белән ак урындыклар, күз ялын алырлык! Бу бүлмәдә бөтен әйбер затлы, ниндидер сихри нур бөркеп тора үзләреннән,- дип уйлана-уйлана сәяхәтен дәвам итте Кояш нуры.

— Чү, нинди тавыш бу? Әллә бу әйберләр узара сөйләшә инде? Әзрәк бәхәсләшәләр дә бугай?! Туктале, болар бит Габдулла Тукай әйберләре, димәк, мин музейга эләккәнмен. Тыңлыйм әле, нәрсә сөйләшәләр микән?

Кояш нуры бәхәсләнүчеләр яннарына якынрак килде.

— Мин сездән кирәгрәк, мине командир итеп куегыз!- сүзне башлады Карандаш савыты.

— Шулайдыр, нишләп әле син?!- тавыш күтәрде Кара савыты.

— Чөнки миндәге карандашлар белән Тукай күпме әсәр иҗат иткән, ул мине бик саклап тотты.

— Алай дисәң, миндәге каралар белән дә язды инде ул, мине ул бигрәк тә кадерләде, чөнки мин, укучы балаларның бүләге!- калышмады Кара савыты.

— Анысы шулайдыр да инде, ләкин сезнең каралар һәм карандашлар белән шигырьләр языр өчен, аларны башта уйлап табарга кирәк. Ә уйлар кайда? Башта була! Ә башка нәрсә кияләр? Билгеле инде мине- Түбәтәйне!- бәхәскә кушылды Тукайның кулдан сырылган кара бәрхет Түбәтәе.

— И-и, дусларым, сезнең ярдәмегез белән язылгандыр да инде әсәрләр, ләкин матур шигырь языр өчен күңелдә илһам булырга тиеш! Илһамны эзләп, билгеле инде, Тукаебыз төрле матур урыннарга баргандыр. Моның өчен инде ул мине- камыштан үрелгән Кәрзинне кулланган! Димәк, мин командир!

— Юк, син түгел! Мин! Юк, мин!- дип кычкырыша ук башлады бу затлы әйберләр.

— Туктагыз, дуслар! Нишлисез, сез?!- түзмәде Кояш нуры,- Ник бәхәсләшәсез! Сез барыгыз да безнең өчен бик кадерле, бик кирәкле әйберләр, сез бөтенегез дә командир!

— Чынлап мени?!- гаҗәпләнделәр затлы әйберләр.

— Билгеле инде, сезне бит бөек Тукаебыз кулланган, ул сезне кулларына алган, сез аның өчен бик кирәкле әйберләр булгансыз! Сезнең кебекләр бүтән юк, шуңа күрә сез шушы затлы залларда күргәзмәдә торасыз да инде.

Сезгә карагач, һәркем Габдулла Тукайның көндәлек тормышын күзалдына китерә ала.

Менә Тукай кара савытына кара сала, карандаш савытыннан каләм ала да, башындагы түбәтәен рәтләп, үзенең иҗатындагы иң матур шигырен яза башлый. Бераз язганнан соң Габдулла урамга чыгарга уйлый һәм кулына кәрзинне ала. Анда ул үзенен язып бетермәгән язмаларын тыга һәм ашыга-ашыга урамга чыгып китә.

— Карале, чынлап та, Тукай безне барыбызны да тигез яраткан икән бит! Рәхмәт сиңа, Кояш нуры! Без барысын да аңладык.

— Аңласагыз, бик әйбәт! Бүтән талашмагыз, дус-тату булып яшәгез! Ә миңа китәргә кирәк, бәлки мине бүтән җирдә дә көтәләр,- диде Кояш нуры һәм кире тәрәзә аша урамга чыгып китте.

Затлы әйберләр исә бүтән беркайчан да талашмадылар, алар хәзер дә күргәзмәдә матур итеп торалар һәм кешеләрне Габдулла Тукайның көндәлек тормышы белән таныштыралар.

Ильвина Хусаинова Нурселевна
Страна: Россия
Город: село Олуяз