Принято заявок
2688

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Комганга һәйкәл

КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Ф.Ә.Табиев авылда тукталганда, бу йортның кемнеке булуы белән кызыксынган. Рәис М.З.Шәйхразыев: “Күмәк хуҗалыкка кермәскә ант биргән, шул сүзенә тугры калган калай остасы яши,”- дигәч, Фикрат Әхмәтҗан улы: “Мондый кешегә һәйкәл куярга кирәк!”- дигән. Бу сөйләшүнең шаһитлары инде исән түгел. Ә әйткән сүз, ташка язып куйгандай, ярты гасырдан соң авылдашлар хәтеренә кабаттан искә төшә. Авыл яшәеше бераз сүлпәнәеп, халык шәһәрләшеп киткән бер чакны, җирле үзидарә җитәкчесе Галимҗан бабай турында истәлекләрне барлый. Авылның үткәне белән ныклап кызыксына, теләкәйлеләрне дә үз артыннан ияртә. Авылның яшәешенә уңай юнәлеш бирергә теләп, авылның үткәне хөрмәтенә комганга һәйкәл куярга ниятли. Чөнки авыл тарихында сирәк һөнәр иясе — Галимҗан бабай яшәгән. Ул бик оста комган ясаучы булган. Тирә –якта да бу һөнәр иясе турында яхшы белгәннәр.

Гомер буе татар өендә иң кирәкле көнкүреш кирәк-ярагы — комган булган. Ул — чисталык сакчысы. Тәһарәт алып көн башланган. Кәсебе белән үз көнен үзе күрергә гадәтләнгән оста, әлбәттә, үзенең эшләнмәләре белән халыкка игелекле хезмәт күрсәткән. Калаен, пароход белән барып, Удмуртия заводларыннан алып кайта торган булган. Калайга бару “сәяхәте” айларга да сузылган хәтта.

Авыл башлыгы Илүс Талип улы Гайнетдинов Теләкәйнең үткәне белән бүгенгесен тоташтырырга уйлап, кыш көннәрендә үзенең гаражында комган ясауга тотына. Үзенә булышырга, фикерләшергә, авылның тагын бер кулы эш белгән кешене — Камил Шәйгәрдәновны үз янына дәшә. Шулай итеп, комган ясала. Комганга һәйкәл кую өчен авылның урта өлешендә, иске кибет сүтелә. Шунда ук балалар уен мәйданчыгы ясала. Эшләр төгәлләнгәч, туган як үзенә, авыл көненә кунаклар, читтә яшәүче авылдашларны җыйды. Авылымдагы үзгәрешләр, әлбәттә, иганәчеләр ярдәме белән башкарыла. Андый эшләрдә даими ярдәм итүче, Казан шәһәрендә яшәүче, “Теш дәвалау” стоматология клиникасының баш табибы Камил Хәбировка һәйкәлне ачу һәм тасманы кисү вазыйфасы йөкләнде.

Көне кояшлы иде. Комган сары төстә. Ә кояш нурлары төшкәч, аның матурлыгын күрсәгез!.. Әйтерсең лә Галимҗан бабай үзе кайтып комганнан шифалы су коя. Халыкның йөзендә канәгатьлек, елмаю. Авылның яшәвенә матур бизәкләр өстәүчеләребезгә рәхмәт сүзләре яңгырады.

Постамент астында:

“Үз диненә, үз җиренә,

Үз эшенә тугры калып,

Теләкәйдә ничә гасыр

Яши бирә горур халык”, — дигән шигъри юллар урын алган. Авылдашыбыз шагыйрә Айзирә Имамова тарафыннан иҗат ителгән әлеге тезмә авылның мәгънәле яшәвен күрсәтә.

Районда безнең авыл халкын “комганнар” дип кушаматлыйлар. Бу сүзгә берәүнең дә ачуы килми. Хәтта горурланып та куялар. Чөнки комган – “Теләкәй бренды”. Әйе, теләкәйлеләрнең шанлы үткәне бар. Татар язучысы, тарихчы Вахит Имамов һәм җирлегебез турында бай материал туплаучы Йосыф Хуҗиннарның тарихи китабын уку, күп нәрсәләргә күзне ача. Горурланып сөйләрлек вакыйгалар калдырган, милли азатлык өчен башын салган Теләкәй, Күчем, Акай, Габдулла нәселе барча кешелек тарихында бердәнбер очрак. Динен, җирен, халкын яклап шәһит киткән горур батырлар яшәгән авыл бит син, Теләкәем!

Кем әйтмешли, кайту бушка китмәде. Авыл көненең тагын бер сюрпризы – Башкортстанның атказанган артисты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Салих Хөснияров хөрмәтенә мемориаль такта ачу. Авыр тормыш юлы үткән, кулак тамгасы белән бәяләнгән, якыннарын иртә югалткан, шулай булса да, тарихта үз юлын тапкан шәхес турында ялкынланып, хәтта дулкынланып, җан сызлавы белән сөйләде татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәйсәрә апа Хәбирова. Бернинди кәгазь тотмыйча, эзлекле итеп сөйләүче укытучымны бар халык тын да алмыйча тыңлады. 14 яшьтән авылдан чыгып киткән Салих абыйның йөргән юллары тап-такыр булмаган шул. Кулак малае булуы аркасында, күп уку йортлары ишекләрен аңа ачмаган. Бәхет эзләп, тормышның гаделсезлегенә каршы барып, шактый юллар үтә ул. Әмма теләкәйлеләргә хас характер җиңә: үз юлын таба. Башкортстанның опера һәм балет театрында солист була. Вакытлар үтеп, аның директорына әйләнә. Башкорт дәүләт филармониясен җитәкли.

Еллар үтеп, туган авылында искә алуларына Галимҗан һәм Салих абыйларның рухы шат булгандыр. Галимҗан абый нәселе вәкилләре күптән читтә, кайтып та йөрмиләр. Ә менә Салих Хөснияровның кызлары Тамара һәм Ләйлә ханымнар әтиләре истәлегенә куелган мемориаль такта ачуны сөенеп кабул иттеләр, үзләренең балачак хәтирәләре белән уртаклаштылар. Әтиләре хакындагы шәхси мәгълүматларны җиткерделәр. “Теләкәй халкы бик күркәм, эшчән, талантлы. Табигатенең матурлыгы бер җирдә юк. Туганнарда, авылдашларда эчкән сөтле чәйнең тәмен онытырлык түгел!”- дип, туган якка мәхәббәт тәрбияләгән икән бөек шәхесебез үзенең кызларында.

Онытканнарга искә төшерү, белмәгәннәргә кызыксыну өчен бик кирәкле булды авыл бәйрәме. Тормыш мәшәкатьләренә чумып, туган нигезенә сирәк кайтканнар күзендә яшь, телләрендә сагыну сүзләре иде. Авылны яшәтеп, зур хезмәт башкарганнарга рәхмәтләр озак яңгырады. Әлбәттә, авылда яшәүчеләр дә шатлыкта яши бу көннәрдә: авыл урамнары тулы кеше. Туганнар, дуслар өчен милли ризыгыбыз — бәлеш пешә, табын әзерләнә. Табын артында авыл тормышы турында сөйләшеп, ахирәткә күчкәннәрне сагынып искә алып, яңалыкларны уртаклашып, мәгънәле сөйләшүләр дәвам итә.

Аминова Чулпан Николаевна
Страна: Россия
Город: с.Старое Тлякеево