«Улымның яратканы!» — диеп,
Әнием пешерде коймак.
Капкалыймын берәм-берәм,
Өстенә салып каймак.
Коймагы телең йотарлык,
Ашыймын мактый-мактый.
Тагын бер генә дия-дия
Сыптырып куйганмын шактый.
«Кимесә шулай коймак
Энеңә бит җитмәс,
Әниең дә көне буе
Таба яныннан китмәс», —
Дип савытка тезә әби,
Кайнар коймакларны майлап,
Ә мин кызыл савытыма
Коймакларны тутырам җайлап.
Коймак җиткереп булмас
Тәмлетамак бу дисезме?
Җитте лә минем үземә,
Җитмәде менә күземә!