1.Әкиятләр остасы.
Әкиятләр остасы ул-
Абдулла ага Алиш.
Аның кызык әкиятләрен
Һәркем укырга тиеш.
“Нечкәбил”е,”Койрыклар”ы,
“Сертотмас үрдәге” дә,
“Чукмар белән Тукмар”ы да –
Һәммәсе якын безгә.
Яхшылыкны яманлыктан
Аерырга өйрәтә.
“Хезмәтне яратыгыз!”- дип
Киңәшен бирә безгә.
“Көчле,бердәм булыгыз!”- ди,
Саклый белегез серне!
Тормышта дөрес яшәргә,
Өйрәтә бит ул безне.
Сезгә дә мин киңәш итәм,
Аларны сез укыгыз!
Абдулла Алиш исемен
Беркайчан онытмагыз!
2.Табигать – рәссам.
Хәйран калып карап торам,
Бу табигать – рәссамга.
Ничек шулай итеп матур итеп
Өйрәнгән ул ясарга?
Ачык сары төсләр белән,
Көзне алтынга күмгән.
Ап-ак төсләрне кулланып,
Кышны аклыкка төргән.
Язлар белән җәйләрне ул
Буяган барлык төскә.
Ничек шулай ясаган ул?!
Таң калырсың бу эшкә!