XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Әкиятләр илендә (Абдулла Алиш әкиятләре буйлап)

Борын-борын заманда… Хәер, борын заманда дип әйтүе һич тә дөрес булмас иде. Мөгаен, бүгенге заманда дип әкиятебезне башласак, күпкә ышаныч тудырырбыз укучыларыбызда.Алай дип әйтсәк, алдагы хикәябез әкиятләр илендә булачак, ә алар, борын заманда булган вакыйгалар…

Яшәгән ди бер кыз бала. Исеме дә аның үзе шикелле гүзәл-Гүзәл булган. Гүзәл бик тырышып укыган, аеруча әкиятләрне, әсәрләрне үз иткән. Әлеге тырышлыгы аның әти-әнисеннән дә күчкән булса кирәк. Әнисе мәктәптә татар теле һәм әдәбият укытса, әтисе хастаханәдә кешеләр дәвалаган.

Көннәрдән бер көнне Гүзәл мәктәптән авырап кайтты. Мәктәп белән үзләре яшәгән авылның икенче башындагы араны үтүе аңа җир белән күк арасыдай тоелды аңа.

Әти-әнисе әле эштә, кайтмаганнар, Гүзәл тиз генә чишенде дә, дәү-әнисенең — әбисенең бүләге булган-яраткан мендәрен кочаклап, урыны өстенә менеп ятты. Бу вакытта аңа әнисенең: “Шул-шул даруларны кап” диюе дә исенә төшмәде. Шулай да бер мәлгә өстәл өстендә яткан Абдулла Алишның “Хикәяләр һәм әкиятләр” китабына күзе төште. Әлеге китап белән ул кечкендән үк таныш. Аны аңа башлап, яраткан дәү әнисе-әбисе укыса, соңрак хәреф таный башлагач, ул үзе аны укыштыргалый башлады. Аеруча “Сертотмас үрдәк”не кат-кат укыды. Үрдәкне шундый булганы өчен шелтәләде дә, күңеле белән кызганды.  Икенчедән, бер йорт хуҗасыз калган хайваннарны аның аркасында харап була калган очракны уйлап, үрдәккә карата битарафлык хисләре дә туды аңарда.

Гүзәл әле дә ирексездән, янә  китапны кулына алды. Беренче битен ачып, аннан иң яраткан шушы әкиятен эзләп тапты һәм таныш рәтләр буйлап күз йөртергә тотынды.

“Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер Үрдәк булган. Ул үзе сайрый белмәсә дә, күргән-белгән кошына, хайванына-ерткычына, озак-озак итеп, яңа хәбәрләр сөйләргә бик ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр йә бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. «Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим», — дип башлап китә торган булган ул сүзен…

Гүзәлнең керфекләренә әйтерсең, нидер эленгән, алар авырайганнан авырая барды. Кайнарланган хәлсез тәне аңа буйсынып, күзләрен йокы басты һәм сихри бер дөньяга алып кереп китте….

…Биек-биек куаклары белән ямь-яшел урман шундый шомлы һәм куркыныч тоелды ки, тизрәк моннан чыгып китәсе килде Гүзәлнең.  Әмма ниндидер сихри халәт аны “Тагын эчкәрәк керик әйдә диеп” дәште. Гүзәл аңа буйсынганын үзе дә сизми атлады да атлады…

Менә бервакыт еракта гына Керпе белән Сертотмас үрдәкнең сөйләшеп торуын күреп, колак салды  ул.

“…- Кая барасың болай? –ди Керпе.

— Урманда утын кисүче Хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр, — ди.

— Синең өең еракмы соң? — ди Керпе. — Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы? — дип сорый.

— Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара! — ди Үрдәк.

— Мин инде андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган  берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчеңдә торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр, — дигән Керпенең акыллы киңәшенә колак салмаган Үрдәккә Гүзәлнең дә кычкырасы, аны алда хәйләкәр Төлке кулыннан хараплар булачагы хакында кисәтәсе дә килде, әмма аның тавышы нишләптер чыкмады, ә Үрдәк исә  аны күрмәде дә  ашыга-ашыга, урман эченәрәк атлап кереп тә китте.

Гүзәл Сертотмас үрдәкне куып тотыйм дип, йөгерде дә йөгерде. Әле анда әле монда каранды, әмма Үрдәкне, әйтерсең, җир йотты, ул бер кая да күренмәде.

Алда гаҗәеп, матур болын җәелде…. Шашка шакмаклары төсле тезелеп киткән йортларда ниндидер кортлар күренде. Ә аңлады  Гүзәл, ул Нечкәбилнең дөньясына аяк басты…

Монда йортлар мәк чәчәге кебек кызылга, үлән төсле яшелгә, ком сыман сарыга, күк төсле зәңгәргә, төрле-төрле матур төсләргә буялган иде.

— Торыгыз, торыгыз, эшкә тотыныгыз,- дигән тавышлар ишетелде.

Башта сирәк-мирәк кенә, берәмләп кенә, бал кортлары ояларыннан чыктылар. Көтүләре белән бергәләшеп, җиң сызганып, күмәкләшеп эшкә ашыктылар алар…

Зәңгәр йортның ишегеннән,  Нечкәбил дә тышкы якка чыкты…”

“Әһә, менә нинди икән син, Нечкәбил!”, дип уйлап алды Гүзәл һәм аны күзәтә башлады.  Тик Нечкәбил, үзен озаклап күзәтергә мөмкинлек бирмәде, зәңгәр өе өстендә бер-ике мәртәбә әйләнде дә ук шикелле туп-туры очты да китте…

Очы-кырые күренмәгән болын уртасында кояш нурларында  зәңгәр зур бер күл ялтырады. Тирәләре аның яшел кыяклар, шаулап торган камышлар белән капланган иде… Кинәт Гүзәлнең су эчәсе килеп китте. Аяклары ирексездән аны күлгә алып килделәр.

Аккош һәм Киек Каз балалары велосипедта җилдерәләр иде анда. Аккош баласы, әлеге тимер атында рәхәтләнеп җилдерә, ә менә Киек каз баласы велосипедын этеп кенә йөри. Кызганып алды, Гүзәл аны.  “Ашамаганга хәле юктыр”, дип уйлады. Үзенең дә әнисенең тәмле өчпочмакларын ашыйсы килеп китте. “Аша кызым, аша, кешегә туклану зарур” дигәнен кайчак колагына да элми иде шул ул.

Шулчак, үләннәр арасыннан елаган тавыш ишетелде…

“- Әни, әни, минем аягым авырта! — ди нәни Куян кызы.

—  Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич, — ди әнисе”.

-Әй, әнием, мин синең сүзеңне тыңламадым шул, син алып биргән киез итекләрне киеп йөрмәдем, хәзер менә аякларым авырта…

Куак башында утырып торган Тиен аларга урман эчендә «доктор Айболит»ка барырга, аңардан киңәш сорарга кирәклеген әйтте. Алар тиз генә шунда юл алдылар…”

Гүзәл янә урман эчендә беръялгызы басып калды. “Күз күреме җитмәслек, очына-кырыена чыгып бетмәслек әлеге болында күкрәшеп үләннәр үсә. Чалгы белән чабарлык булып өлгергәннәр алар. Төрле төстәге матур чәчәкләр хуш исләрен таратып утыралар. Кош-кортлар үзләренең матур сайраулары белән болынны яңгыраталар…”

Еракта  ат көтүе күренде. Дугадай муенлы, стакан тояклы аргамаклар болын үләнен ашыйлар, күлдән килеп, салкын чишмә суын эчәләр…

Инде көн кичкә авышты. Урман эченә караңгылык иңде. Алдыннан гына чабышып узган Әтәч белән Тавыкка да, олы агач башына эленгән төрле койрыкларга да исе китмәде Гүзәлнең. Аның тизрәк өенә кайтасы, ашыйсы, эчәсе килә иде.

-Әнием, әнием, син кайда?,- дип кычкырды Гүзәл. Әмма аны нигәдер беркем дә ишетми иде, әллә күрмиләрдәме соң, әллә инде эзләмиләрдәме соң? Нишләп болай булды соң әле бу? Бу болынга, урманга каян килеп чыкты соң әле Гүзәл? Берни аңламый ул. Тагын кычкырып карарга булды:

-Әнием, әтием, сез кайда?…

-Әү, кызым! Монда без, монда тынычлан!

Кинәт барысы да юкка чыкты… Әле яңа гына йөргән болын, урман да, андагы атлар, авыру Куян кызы, Нечкәбил дә-һәммәсе дә каядыр китеп югалды.

Гүзәл күзләрен ачты… Аның алдында әтисе белән әнисе утырып тора иде. Кулларыннан югары күтәреп тоткан дәү әнисе-әбисе нидер укый, Ходайдан ялвара иде.

-Кызым, Гүзәлем, минем, ниһаять, уяндың,-дип әнисе маңгаеннан тирләрен сөртте, әтисе җайлап кына мендәрен төзәтеп куйды.

-Куркыттың, безне,-диделәр алар беравыздан. Шөкер, инде барысы да артта калды, әтиең, укол ясады үзенә, инде менә әйбәтләп тирләп тә чыктың, савыгырсың, иншаллаһ, -диде дәү әнисе-әбисе аңа елмаеп.

“Әни, әти, дәү әни-әбием”,-дип башламакчы иде дә Гүзәл, әлеге уйларыннан кире кайтты. Аның бик тә кайда булганын һәм нишләп йөргәнен сөйлисе килде. Әмма барысы да төшендә генә булганлыктан,  саташа бу, дип уйламасыннар өчен фикереннән кире кайтты, якыннарын борчымаска булды.

-Май аеның шундый матур иртәсендә бер дә авырап яту килешмәс. Иртәгә бит Җиңү бәйрәме,-диде әтисе.-Мәйданга чыгасы бар, митинг булачак. Әнә дәү әниең-әбиең дә матур күлмәкләрен әзерләп куйды. Бабаң рухы шат булсын, дип әлеге бәйрәмгә чыгармын дип тора.  Дәү әнисе-әбисе: “Әйе, әйе”, дип ризалык биргән сыман баш селкте.

Чынлап та, иртәгә ич, 9 май-Җиңү бәйрәме. Уйлары янә әллә кайларга алып китте Гүзәлне. Ул тагын бер кат күз алдыннан әкиятләр илендәге сәяхәтен барлап чыкты. Аларның авторы Абдулла Алиш та дошманнар кулыннан вафат булган ич. Ул 1944 елның 25 августында 12 сәгать 12 минутта Берлинда  Шарлоттенбургта гильотинада җәзалап үтерелгән…

Гүзәл бәйрәмгә әзерләнәсе барлыгын исенә төшереп, бабасы рухына үзе язган шигырен  күңелдән кабатлый башлады…

 

 

 

Фаизова Ляйсан Ильдаровна