XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Әкиятләр

Батыр һәм серле урман

(Әкият)

Борын-борын заманда, бер авылда Батыр исемле егет яшәгән. Ул көчле, кыю һәм ярдәмчел булган. Көннәрдән бер көнне авыл халкы Батырдан ярдәм сораган.

-Батыр, безнең авыл янындагы урманда серле бер явыз яши. Ул кешеләрне куркыта, терлекләрне урлый,-дигән алар.

Батыр, һич тә икеләнмичә, юлга чыккан. Озак барган ул, ниһаять, караңгы, серле урманга килеп җиткән. Кошлар да сайрамый, хәтта җил дә исми икән бу урманда.

Кинәт агачлар арасыннан ямьсез бер тавыш ишетелгән:

-Кем син? Ни өчен минем урманыма килдең?

Батыр курыкмаган, кылычын кысып тоткан да җавап биргән:

-Мин Батыр атлы егет булам. Авыл халкын якларга килдем!

Шулчак каршысына зур кара елан килеп чыккан.

-Бу минем урманым! Кит!-дип ысылдаган елан.

Батыр уйга калган. Көч белән җиңеп булмаслыгын аңлаган.

-Ник кешеләргә зыян китерәсең?-дип сораган ул.

Елан көрсенгән дә сөйли башлаган:

-Мин элек гади кеше идем, тик явыз сихерче мине еланга әйләндерде. Берәү дә мине якламады. Хәзер мин кешеләрдән үч алам.

Батыр уйлаган-уйлаган да болай дигән:

-Әгәр дә мин сине кире кешегә әйләндерсәм, син авыл халкына зыян салмассыңмы?

-Юк, сүз бирәм!- дигән елан.

Батыр авылга кайтып, иң өлкән акыллы бабайдан киңәш сораган.

-Бу сихерне юкка чыгарыр өчен чиста күңелле, саф йөрәкле кешенең күз яшьләре кирәк,-дигән бабай. Батыр бу хакта авыл халкына сөйләгән. Бер кечкенә кыз еланның язмышын ишетеп, аны кызганудан елап җибәргән. Аның эчкерсез күңеленнән чыккан күз яшьләрен Батыр җыеп алган да урманга ашыккан. Ул күз яшьләрен еланга тамызган. Шулвакыт могҗиза булган. Елан әкрен генә кеше кыяфәтенә кайткан.

-Рәхмәт сиңа, Батыр!-дигән ул.

Шуннан соң авыл халкыннан гафу үтенгән һәм урманга хуҗа булып калган. Хәзер инде ул кешеләргә зыян китермәгән, урманны саклаган!

Шулай итеп, Батыр үзенең кыюлыгы аркасында барлык кешеләрне бу бәладән коткарган һәм хөрмәт казанган.

Игелек

(Әкият)

Берзаман бер авылда Гөлназ исемле кыз яшәгән. Ул бик игелекле һәм ярдәмчел булган. Беркөнне ул яраланган күгәрченне күргән. Гөлназ аны өенә алып кайткан, ярасын бәйләгән, ашаткан, су эчерткән. Берничә көннән соң күгәрчен терелгән һәм очып киткән. Көннәр үткән, айлар узган. Көз җиткән.

Беркөнне Гөлназ елга буена кер чайкарга төшкән. Аягы таеп киткән дә суга егылган. Менә батам, менә батам дип торганда гына бер күгәрчен очып килгән дә, Голназга агач ботагы ташлаган. Гөлназ ботакка ябышып судан чыккан.

Шул мизгелдә күгәрчен аңа карап, канатларын бик нык кагып торган да очып киткән, ди. Гөлназ кайчандыр үзе ярдәм иткән кошчык икәнен танып алган һәм елмаеп: “Игелек һәрвакыт кире кайта!”-дип пышылдаган.

Зайцева Арина Сергеевна
Страна: Россия
Город: Мамадыш