Принято заявок
2392

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Әкияти чынбарлык

***

Сара ике кулы белән күзләрен уып җибәрде дә, караңгы һәм шомлы бина эченә узды. Ул, өстенә саргылт-кызыл пәлтә элгән, башына француз башлык кигән апага карады да, чиге-кырые күренмәгән каридор буенча атлый бирде…

Ул атлый. Артынннан эз түгел, үтәкүренмәле тасма белән уратып алынган балачак авазы ишетелә. Өч катлы бинананың салкын каридорынннан ярымҗимрек соргылт дивар шавы гына ишетелеп үтә. Ишетелә дә, җанның иң ихлас бер почмагы – бала хәтеренә кереп оялый. Ә Сара бернигә игътибар бирми. Ишеге ачык булган бүлмәләргә күз төшереп ала да, алдындагы апаның түфли тавышы килгән якка атлый.

Ниһаять алар бер буш бүлмә янына килеп туктадылар. Сара озак вакыт икеләнеп алды да, култык астына кыстырган, таушалып беткән йомшак аюына карап, рөхсәт сорагандай күзләрен сикерткәләде. Берничә кыюсыз хәрәкәт ясаганнан соң, алдындагы апа артыннан бүлмә эченә узды.

Курку белән генә зур тәрәзәләр аркылы урам якка күз ташлады. Бар да шул ук: кешеләр, машиналар, каршыдагы зур-зур биналар… Тик нидер юк кебек… Шул ук вакытта, берни дә калмаган кебек… Бер минут эчендә аның тәнен курку биләп алды һәм ул, аңышмаган килеш, караватның бер читенә барып утырды.

— Раздевайся, жарко тут.

Сара барын да сабыйлык катыш гаҗәпләнү белән күзәтә иде. Тәрәзәдән төшкән кояш нурларының уйнаклаулары да, урам яктан ишетелгән күгәрченнәрнең гөрелдәүләре дә, хәтта күрше бүлмәдә көлешкән балаларның шатлыклы авазлары – болар барысы да аның күңелендә яңа, әле моңарчы булмаган, моңарчы кабатланмаган хисләр тудырды. Әмма шушы самими, ихлас күзләрен ялтыратып, кулына таушалып беткән йомшак аюын тоткан алты яшьлек сабый үзенең кайда эләккәнен моңа кадәр белгәнме икән?! Юктыр…

— Ты меня вообще слышешь?

***

Күзләргә якты кояш нурының сарылыгы үтеп керә. Аннан ул Сараның аяк табаннарын иркәләп, битен үбеп, күзләрен камаштырып ала; бар балалар йортын уятырга теләгәндәй, һәръяклап бинаны яктыртып үтә. Торырга вакыт, дип, караватының шыгырдавыннан куркып, Сара акрын гына янындагы шкафка үрелде. Шул мизгелдә бүлмәгә кочак чәчкә бәйләме һәм кечкенә генә торт тотып Рухия белән Сафура йөгереп керделәр.

— Ого! Әллә торган да инде? – дип, керә-керешкә шар кычкырып алды Рухия.

— Син нәрсә инде, бүген дә тормый ятса…

Сара йоклап яткан бүлмәдәшләренең селкенеп алган керфекләренә карады. Ачулы караш белән:

— Кызлар, сез нәрсә? Әллә мине үзе генә яши, дип уйлыйсызмы? Бу кадәр шаулашмасагыз…

— Шаулашсак соң… Бүген бит синең туган көнең!

— Вообще-то, уналты яшь, — диде Сафура бармагы белән тортның кырыен чеметеп алып.

— Тәгъзимә апа керсә, уналтың дип тормас, бүген үк егермегә тутырып куймагае, — дип көлешеп алды кызлар.

Сара үзен күптәннән уналтыда да, егермедә дә, хәтта утызда кебек тә хис итми иде. Шул гомер эчендә ул күпне күреп өлгерде. Аны монда яратмадылар. Иртәдән кичкә кадәр чырайларын күреп туйган бүлмәдәшләреннән алып, көн дә начарлыгын искәртеп килүче тәрбиячеләргә кадәр…

Беренче елларда ул үзен бик сәер тотты: ашамады, тиешле вакытта йокламады, беркем белән дә аралашмады. Тора-бара кушылган эшләргә каршылык күрсәтә, иптәшләре һәм тәрбиячеләре белән сүзгә килә башлады. Иптәшләре аннан бик еш көлә, хәтта кыерсыта иделәр. Тәрбиячеләр авызыннан исә еш кына: «Синдәй начар кызны берәү дә алмаячак!» — дигән сүзләр ишетергә туры килә иде аңа.

Хәзер Сара боларның берсенә дә зур игътибар бирми. Аңа үзенең яшерен уйланулары, өметсез хыяллары, шомлы үткәннәре күпкә кадерлерәк. Гәрчә, аңа карата мондый мөнәсәбәт инде бетеп тә килә кебек…

Соңгы арада бер кыз белән дуслашып китүе дә бик яхшыга булды әле. Сафура исемле ул. Үзе көне-төне психология укый, өрәкләр барлыгына ышана һәм пыяла күзлекне акыллылар гына кия, дип саный. Характеристикасы үтә дә сәер булуга карамастан, акыллы һәм бик зирәк кыз ул. Кешеләр белән аралашуны бик өнәп бетермәсә дә, һәр бәйрәм-чараларда аны я алып баручы, я җырчы итеп куялар. Үзенең сәләтен күрсәтергә яратмаучылардан булгангадырмы, һәр чыгыштан соң кул чабуларга кулларын изәп: «Кирәкми,» — дигән сыман итә иде. Шуңа да карамастан, Сара аның белән бик тиз уртак тел тапты. Кызның балалар йортына килгәненә әле ярты ел да булмады, инде алар аерылгысыз дусларга әйләнеп куйдылар. Соңгы арада бүлмәдәше Рухия дә еш кына аларга иярә башлады.

Сарада бүген туган көн кайгысы юк. Иртәгә театрга алып баралар, кайсы күлмәген сайларга белми интегә ул.

— Карагыз әле, театрга теге ялтыравыклы күлмәкне кияргәме, әллә зәңгәр пута белән уратып алынганынмы? – диде ул шкафын ачкан көйгә.

— Синең башка эшең юкмы әллә?  Ямалган ыштаның белән әнә теге гәлүшеңне өстерә дә, бар, – дип, сүгәргә алынды Рухия.  – Конца да концов, синең туган көндер бит бүген?!

— Чыннан да, синең туган көнгә без ныграк сөенәбез ахры…

— Туган көнгә түгел, тортка диген, — дип, пышылдап алды Рухия.

Кызларның онытылып китеп гапләшүләренә бүлмәдәге Наташа да уянды.

— Нет, вы специально? – диде ул, күзен ачмас борын. Аннары тагын каты гына итеп Сараны «туган көне белән котлап» алганнан соң, икенче ягына әйләнеп ятты.

Әлеге көн шуның белән үтте дә, диярлек. Гомумән, туган көнен зарыгып көтүчеләрдән түгел иде Сара. Иртәгә театрга барып, спектакль карап кайту Сараның күңелен ныграк кытыклап тора иде…

***

Күптән көтелгән көн килеп җитте. Бүген, барлык коллективлары белән җыелышып, тамаша кылырга театрга киттеләр. Сараның сәер гадәте бар иде: театрга керү белән, соңгы рәттәге урынны алып куя ул. Берсендә, бу турыда Сафураның соравына:

— Театр караганда, гадәттә, кешенең бөтен хис-тойгылары, эмоцияләре йөзенә чыга. Ә мин арттан гына кеше турында бик күпне белеп утырам. Шулай да, минем турында белүләрен теләмим, — дип җавап бирде.

Бүгенге тамаша бик ардырып җибәрдеме, кызлар үзалдына нидер сөйләнә башладылар. Аларның тавышын ишетеп алаган тәрбияче апалар, шунда ук бармакларын янап, кәнәгатьсез йөзләрен күрсәтеп алырга өлгерделәр. Тик бу аларның әңгәмәләренә чик булмады…

Театр ишекләреннән чыгуга, Сафура җыеп барган акчасын чыгарып:

— Беренче чыгуыбыз әйбәт булды, китап алырга менә дигән мөмкинлек бит бу! – дип шатлыклы елмаеп куйды.

Балар йортында, кушылган билгеле бер эшләрне эшләсәң, күпмедер күләмдә акча биреп торалар. Әлбәттә, аның күләме баланың үз-үзен тотышына, катнашкан бәйгеләргә һәм, гомумән, активлыкка бәйле. Әллә кирәге чыкмаганга, әллә кыйммәтле нәрсәгә җыядырмы – Сараның әлеге акчага бер тапкыр да тиеп караганы булмады. Ул аны бүлмәсендәге бер тартмачыкка җыя бара. Кайбер очракта, аннан сорасалар, биргәли дә. Сафураның китап укырга яратканын ул бик яхшы белә ул, шуңа:

— Синең шул булыр инде… Бар, тизерәк бул, тәрбиячеләр чыкканчы алып чыгарга тырыш, — дип калды.

Сара алдан бара иде. Артындагы чикләвек төше кадәр генә булып күренеп торган иптәшләре аннан бер-ике чакрым ераклыкта — театр ишегеннән әле чыгып кына киләләр. Аларның якынлашуын күреп, Сара да адымнарын зуррак һәм ешрак атларга тотынды.

Көн кичкә авышып килә иде инде. Җәй булса да, җилләр чыгып, аз гына тәнен кытыклап алырга базды. Сараның тәне вак-вак төерчекләр белән капланды. Ул, кулларындагы бар җылысын тәне буенча сыйпап үтте һәм беркадәр җылылык тойды.

— Сара! 

Сара артына борылып карады. Анда озын кызыл пәлтә, кулына өч пакет тоткан озын гына буйлы бер апа басып тора иде.

— Синме? — диде ул, кызның куркып калган йөзенә карап. — Сарамы?

Кыз тәмам гаҗәпләнеп калды. Каршыңда бер белмәгән, бер күрмәгән кеше басып торсын да, исемеңне туры китереп әйтсен әле…

— Мин, — диде ул тынычланып.

— Ә син… Соң син… Синең…

Сара бик кызу канлы кеше иде. Алдындагы апаның бер җөмләне бәйләп әйтә алмавын күреп:

— Сез кем? — диде дорфа гына.

Апа Сарага җитди һәм хәйләкәр караш ташлады. Аның муенына уратылган шарфы җил белән әле бер якка, әле икенче якка китеп, комачаулыйдыр иде төсле. Ул, сораудан куркып калган кеше сыман:

— Ә син кайда яшисең? – диде.

— Өйдә яшим! Кеше тагын кайда яшәсен ди…

— Әти-әниләрең кайда?

Сараның гаирәтен бу сорау алу тәмам чигергән иде. Шуңа өстәп, артында аны куып җитә язган иптәшләре дә күңелен тырнап торды. Таныш булмаган апаның, үч иткәндәй, ярасына тоз сибәрдәй сораулар биреп интектерүенә Сара түзмәде:

— Өйдә! – дип дорфа гына җавап кайтарды.

— Ничә яшь сиңа, балам?

Сара тәмам кызды.

— Беренчедән, мин сезнең балагыз түгел, икенчедән, минем яшьне белү шуның кадәр күңелегезне тырный икән, әйтегез, кем сез һәм ни өчен миннән сорау аласыз?

— Ленария апаң мин. – Ул бик каушаган йөз белән күзләрен уып алды. – Мин синең турыда бик күпне беләм, чөнки син…

— Бик күпне беләсез, — дип кабатлады Сара.

— Әйе, барын да: әти-әниең, синең турында, кайда яшәвеңне, үткәнеңне… Тик син куркып калма.

— Куркып калма? Сез миннән көләсезме? Каршыңда гомереңдә беренче тапкыр күргән, синең турында үзеңнән дә яхшырак белгән кеше басып торсын… ә сез курыкма, дисезме?

— Ник алдадың син? – диде Ленария, бераз тынганнан соң.

— Ник алдадым? Белмим, кызык ич. – Алар арасыннан әлеге әңгәмәгә сәерсенеп карый-карый бер көтү кеше узды. Сара, соңгы сүземне әйтеп калыйм дигән сыман:

— Әйе, мин ятим. Балалар бакчасында яшим. Әти-әнием исән түгелләр. Сезгә шушы дөреслек кирәк идеме? Дәвам итәргәме?

— Синең әтиең исән.

Сара ыжгырып килүче автобуска карап тора иде. Бу сүзләре аны Ленарияга таба борды. Ул, аңышып бетә алмый, нәрсәдер әйтергә ашыкты, әмма аннан бары сабый бала авазлары гына чыкты.

— Борчылма, зинһар! – диде Ленария кызның аркасыннан сыпыра-сыпыра. – Ул озакламый килер.

Автобус тукталышыннан кәнәгатьсез водительнең кычкырган тавышлары ишетелеп үтте. Аннары тагын гудок, тәрбиячеләр тавышы… Сара боларның берсенә дә игътибар итмәде. Бары иң соңыннан бер тәрбияче килеп, кулыннан өстерәп алып киткәндә генә аңына килде. Ә башында һаман да бер сорау иде: «Әти исән?»

***

— Тә-ә-әк… Илле сигезенче бит, между прочем! – дип, бозгаланып беткән кәгазь битләрен өскә селтәп җибәрде.

— Әле ярый дәфтәр битләрен саный беләсең, шул гына тулысынча акылдан язмаганыңны раслый.

— Ә, юк, илле тугыз икән…

— Сүзләремне кире алам, тулысынча. – Сара белән Сафура көлешергә тотындылар. – Кара әле, кем исемле соң ул?

— Белмим.

— Ә кайда тора?

— Белмим.

— Нишләп моңарчы килмәгән?

Сара җилкәсен сикертте. Башына шәп идея килгәндәй, күзләрен шар ачты да, дөбер-шатыр китереп дәфтәренә нидер язырга тотынды. Берничә секундтан соң, язганына кәнәгатьсез йөз белән карап-карап торды да, бозгаларга кереште.

— Алтмыш, — диде ул тыныч кына. – О, юбилей!

Сафура алдындагы ноутбукны кырыйга куйды да, иптәшенең тәмам уйга калган йөзенә карап:

— Синең шыр наданга чыгасың киләме әллә? Бер белмәгән, бер күрмәгән, гомереңдә дә ишетмәгән кешегә хат язып утырасың. Ә бәлки, ул апа алдагандыр… Әйтик, синең торыр урыныңны белергә теләгәндер, ә?!

— Юк, алай була алмый, ул мине һәм әти-әниемне беләм, диде.

— Хи, әйтер ул, — дип кул селтәде Сафура. – Әйт: ул синең адресыңны каян белер?

— Тукта, Сафура син минем яклымы? Әллә миңа комачаулап утырырга кердеңме?

— Мин дөреслек яклы, — диде ул һәм маңгаендагы күзлеген киеп, алдына ноутбугын алды. – Әгәр дә комачаулыйм икән, чыгып тора алам.

— Бик рәхмәтле булыр идем…

Язган көйгә, ул ләззәтле уйлар эченә кереп чумды. Менә әтисе килеп керә. Ул вакытта тәрбиячеләр дә, мондагы иптәшләре дә кырын караш, яшерен сүзләр тага башларлар. Ә Сара берсенә дә игътибар итмәс. Меңләгән өмет тулы күзләрен аңа төбәгән балалар арасыннан әтисе аны – Сараны күреп алыр да, янына атлар… Килеп җитеп, кулларына күтәрер, әйләндереп алыр һәм колагына: «Кызым, әйдә, җыен, киттек» — дип кабатлар… Үзе зәвык белән киенгән, ерактан ук затлы хушбуй исе аңкып тора, озын буйлы, көчле…

Мәңге чиге-кырыена җитмәслек уйларыннан арынып, Сара тагын язарга кереште. Сәгать төнге унике тулып килә. Аңа сәгать угының «келт-келт» иткән тавышыннан һәм бүлмәдәшенең: «Я ятасың, я ручкаңны алып, чүп чиләгенә ыргытам» дигән сүзләреннән ары берни дә ишетелми. Ул язганына күз төшерә:

«Сәлам, әти!»

Сызылып-бозылып беткән кәгазь битләре арасыннан иң ачык аңлашылган бердәнбер җөмлә иде бу. Сара, ачуы чыгап, бөтен битне йомарлап алды да, чүп чиләгенә ыргытты, бар ачуын җыеп, тиз-тиз язарга кереште.

«Сәлам, әти!

Исем-фамилияңне белмим, шуңа, шулай эндәшүне кулай таптым.

Мин – Сара. Бәлки, мине беләсеңдер, бәлки, оныткансыңдыр да… Болар инде мөһим түгел. Үткән белән түгел, бүгенге белән яшәү – минем төп принцип. Әгәр сиңа ачу тотам дип уйлыйсың икән, нык ялгышасың. Үткәндә калган хаталар, ялгышлар мине бөтенләе белән  кызыксындырмый.

Ә синең исән булуың мине нык сөендерде. Тукталышта очраткан апа бу турыда әйтү белән, сиңа хат язарга керештем. Сине озакламый киләсең, диде ул. Килерсең дә, минсез китерсең… әмма минем гади сүзләр белән генә аңлатып булмаслык хисләрне аңламый калырсың… ә минем сиңа сөйләрлек, син белергә тиешле уйлануларым бик күп. Әгәр моны укыйсың икән, мин сиңа бик рәхмәтле, әти!

Миңа монда нык кыен… күңелсез… Син килеп, мине үзең белән алып китерсең, дигән өмет кенә җанның кайсыдыр бер почмагын җылытып тора… яшәргә көч өсти…

Үзеңнең хәлләр ничек? Минем белән булмасаң да, миңа языштыргала, килеп йөр. Синең булуың да миңа зур бәхет, әти! Синсез үткән еллар шундый авыр, газап белән тулы булгангадырмы, тормышыма син килгән көннәрне якты һәм өмет тулы булачагына ышанам.

Уйларымны бер җепкә тезү авыр. Унике тулып китте… Сәгать угына, янымдагы бүлмәдәшемнең кәнәгатьсез чыраена, меңәрләгән бөгәрләнеп аткан кәгазь битенә текәлеп утыру да ардырды. Шуңа, ятыйм инде. Өзек-өзек, мәгънәсез җөмләләрем өчен зинһар кичер.

Уналты ел сине көткән кызың Сара!»

                                                              ***                                           

Төшке аштан соң Сафура Сараны үз бүлмәсенә дәште. Укыган китабына тәэсирләре белән бүлешәсен әллә-каян сизеп тора иде Сара. Төшке якта бик суытып алганга, Сара өстенә бәйләнгән калын свитерын киде дә, Сафура янына ашыкты.

— Клэнси дигән кыз була, туганнан бирле әбисендә яши ул, – дип сөйли башлады ул күптән түгел укып бетергән китабының эчтәлеген. – Әти-әнисе турында бер дә сөйләргә яратмый әбисе, кыз нидер сораган саен авызына суга. Соңыннан ачыклана: әбисе Клэнсины әти-әнисеннән сатып алаган була.

— Гаҗә-ә-әп, — диде ул сузып. – Әкияттер ул, ничек үз балаңны сатып биреп булсын, ди!

— Әкият түгел тормыш бу, Сара! Тормыш! – диде Сафура Сараның борын очына кагылып үтеп. – Ә бәлки, әкияти чынбарлыктыр да… Аннан… ник гаҗәпләнергә? Монда килгәннәрнең тормышын да әкият белән тиңләрлек түгелме әллә?

— Уйлап карасаң, әбисе, кызны әти-әнисеннән алып, дөрес эшләгән ләбаса. Күз алдыңа китер: алар үз кызларын сатарлык булгач, Клэнси белән ниләр генә булып бетмәс иде… Хәтта балалар йортына эләккән булыр иде… Ә моңа караганда, үз әбиең белән яшәү – меңе белән хәерле.

— Әле сөйләп бетермәдем, — дип ашыкты Сафура. – Менә шул кыз, Клэнси, үскәч бизнесмен була, ди. Хәтта миллионнар эшли башлый.

— Кыз-ы-ы-ык! – диде ул сузып.

Алар арасында озын гына тынлык урнашты. Сара бик тирән уйларга баткан иде. Сафура исә әйтергәме-әйтмәскәме дип интегеп утырган кеше сыман, Сарага бер авыз сүз әйтергә куркып торды. Аннан:

— Килмәдеме? — дип сорарга базды.

— Көтмим дә.

— Алай димә… бәлки, килер…

— Әле кем кайчан гына юк-барга өметләнмәскә кушкан иде? Я, китим үз бүмәмә, алайса тагын йөз тонналы гәүдәсе белән ишектән Людмила апай карап йөри башлар.

Кызлар көлештеләр. Кинәт, шул арада, ишектән шакыган тавыш ишетелде.

— Инде килде ахры, — дип көлемсерәде Сара. – Керегез!

Ишектән илле-алтмыш яшьлек ир килеп керде. Аннан чыдап булмаслык тәмәке исе аңгый иде. Үзе алама киеменнән, бертуктаусыз йөткерә, карлыккан тавышы бар бүлмәгә кайтаваз булып яңгырый.

— Кайтасыңмы? – диде ул читенсенеп. – Мин – синең әтиең.

Күптән көткән көн килеп тә җиттемени? Нигә Сараның йөзеннән сөенеч тә, шатлык чалымнары да күренми?  Әллә аңышып бетмәдеме? Югыйсә, әтисе икәнен ачык әйтте бит. Ничә еллар көткән, «Кызым!» дип янып торучы, ишектән керүгә кулларына күтәреп, хәлен сораучы аның алдында бит! Нигә ул тораташ сыман катып басып тора?

Сара үзен кулга алды, берни әйтми вак-вак атлап, өстәл янындагы тармачыкны ачты. Аннан әллә ничә кат төрелгән, төрле-төрле аплекацияләр белән ясалган хатны тартып чыгарды да, учына каты итеп кысып:

— Юк, — диде.

Ахмадиева Гульназ Маликовна
Страна: Россия
Город: Казань