Яшәгән ди бик матур Дөм-Дөм урманы аланында гөмбәләр халкы. Төрледән-төрле булган ди ул гөмбәләр. Араларында зурлары да, кечкенәләре дә, ислеләр дә, хәтта сасы исле гөмбәләр дә булган ди. Менә шул гөмбәләр халкы арасында яшәгән ди ике күрше гөмбәләр. Аларның берсе Аппак исемле тырыш, сабыр, гади гөмбә булган ди. Ә икенчесе бар аланга, бар урманга даны чыккан Тап-тап исемле гөмбә булган ди. Аппак, әйткәнемчә, тыйнак һәм сабыр булып, дөньядан канәгать булып яши. Балаларын да үзе шикелле тәртипкә өйрәтеп, серле кәрзингә керү турында өметләнеп, табигатькә ямь биреп яшиләр ди. Ә менә Тап-Тап гөмбә үзенең мактануы белән дөньяга дан булды, дип сөйләгән идем бит. Чыннан да, шундый мактанчыкны бар дөньядан эзләп таба алмассыз. Менә безнең Дөм-Дөм урманында, чәчәкле аланында ул шундый бердәнбер гөмбә менә. Әле үзе генә мактанчык булса иде, балаларын да шулай мактанырга, үзләрен эре тотарга өйрәтә өйрәтә, юньсез. Ярар, күбрәк сөйләнелде бугай мактанчык турында, хәерсез, и, яратмыйм да инде мактанчыкларны. Аның бит әле янәшәсендә ялагайлар халкы да дөнья. Чын-чын әйтәмен, көне -төне шулар гаиләсе өстендә чыр-чар чебен-черки халкы, исең китмәле. И мактыйлар тегене, и сөйлиләр тегеңә:
— Күршеңне күр, башы да күренми чирәм өстеннән, качып-йоклап ята. Ә син әллә каян ялтырап, күзләрнең явын алып, кызыл эшләпәң белән күзләрне кояшта чагылдырып, и-и-и, ул бөрчекләрең, бит-борындагы сипкелләр кебек. Хәтта кояш та сиңа кызыга. Ә күршең бездән ояла, хи-хи-хи, ямьсез булгач!
-Әйе, шул, мин матур, минем эшләпәм кып-кызыл, ап-ак бөрчекле, кемдә бар шундый эшләпә? Минем кебек минем балаларым гына, безнең гаилә генә шундый матур, шундый кәттә.
-Күршекәем, нишләп качып утырасың? Аңлыйм-аңлыйм, син шундый ямьсез, качмый хәлең юк. И хи-хи-хи, исемең дә бер дә килешми үзеңә, кай төшең ак соң синең, агач кайрысы кебек көрән бит син, Көрәнкәй дип исем кушарга кирәк булган сиңа, и хи-хи-хи!
Көн дә менә шушы хәл, көн дә мактану, кәпрәю.
Ә Аппак тыныч кына үсә, балалары да төптән юанаеп, җылы яңгырларга коенып, кояшка соенеп, сабырлык белән яшиләр дә яшиләр ди.
Берконне урманга гөмбәчеләр килә дигән хәбәр яңгырады. Моны бал җыючы Нечкәбил дуслары белән хәбәр бирде. Гөмбәченең тирән кәрзиненә кереп утыру- гөмбәләр арасында иң якты хыялларның берсе иде. Аппак шул кәрзингә кереп утырырга бик теләде, балаларына да бу хакта өйрәтеп килде. Шуңа да алар тырышып-тырышып үсәргә, калынаерга, көчле булырга дигән теләк белән сабыр гына яшәп-үсеп килделәр.
Ә мактанчык Тап-тап хәбәрне ишетүгә үк, әллә кайчан ялагай дуслары белән:
-Мин кермичә, кем керсен, кызыл эшләпәлеләрнең түре бит ул – тирән кәрзин! Әллә кайдан кем күзләрне чагылдырып, мин монда, дип тора? Билгеле без!
-И матурларның матуры, сез булмыйча кем булсын инде, үзебез сезне, ханбикәем, озатып кертеп бирербез, дип, — безелди-безелди чебен-черки безелдәде.
Менә резин аяк киемле акрын гына килеп кәкре пычагы белән кисем гөмбәләрне кисеп-кисеп кәрзингә сала башлады. Кәрзин эченэ эләккән каен гөмбәсе белән усак гөмбәсе шатлануларыннан нәрсә эшләргә дә белмичә, башка гөмбә дусларын көттеләр. Матур ак куллар, чирәмне аралап, Аппаклар гаиләсенә якынлашты.
-Менә кайда бу асыл гөмбәләр качып утыралар? Асылларның асылы, тәмлеләрнең тәмлесе, дип, бер-бер артлы Аппакларны кәрзингә таба шуыштырды ак куллар. Шул чагында Тап-Тапның йөзен күрсәгез, чытылып, әллә нинди сасы исләр чыгарып, шартлар дәрәҗәгә җитте:
-Нинди хәл бу, каян чыккан, мин әллә каян ялтырап, матурлыгым белән аерылып торам. Мине санга сукмыйча, шул Көрәнкәйне балалары белән җыеп алды, үләм бит, үлә-ә-м!
Тап-тап өстендә мыҗылдаган чебен-черкине күрсәгез, ул ялагайларның сүзен ишетсәгез:
И матурларның -матуры, усаллангач та, сез шулчаклы матур, ә хуш исегездән без исерәбез, рәхәт кичерәбез, ханбикәбез-з-ззззззз!
-Оялмыйча, безне узып, кәрзингә оялады, ах, вах!
Шул чагында ак куллар Тап-Тапка тартыласы урында, резин аяк киемнәрен өскә күтәреп җибәрде дә, кәпрәйгән Тап-Тапны тибеп тә очырды. Кызыл эшләпә ватылып, сытылып җирдә ятып калды. Ә ялагайлар һаман да аны телләре белән ялый-ялый, мактый-мактый, сасы исенә рәхәтләнеп, ак бөрчекле җимерек кызыл эшләпәле Тап-Тапны ашап та бетерделәр.
Менә дусларым, күрдегезме, борынын күтәргән пычракка капланган.