XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Әкият илендә

Күл буенда, аланлыкта

Бүген бик зур тамаша.

Килми калма, кызык була

Шүрәле дә катнаша.

Кәҗә белән сарык йөри 

Аланлыкның түрендә.

Әллә инде аргы башта

Былтыр абый күренә.

Бала белән күбәләк тә

Уйнап йөри аланда.

Акбай да бар, ул да килгән

Укып сабак алган да.

Яр буенда су анасы

Кулында алтын тарак.

Бу хәлләргә шаклар катып

Малай да тора карап.

Тукай абый геройлары

Бар да безнең күңелдә.

Яшик әле, яшик дуслар

Гөрләп әкият илендә.

Бурганов Алгиз Азатович
Страна: Россия