Гөлбикә маҗаралары.
Яшәгән ди, булган ди Гөлбикә исемле бер кыз. Чәчләре кара, керфекләре оын, үзе бик матур икән. Гөлбикә көне буе йокларга яраткан, бер дә торасы килмәгән. Иптәш кызлары уйнарга чакырса да, чыкмаган. Әнисе: «Кызым, көнең генә түгел, гомерең дә шулай йоклап үтәрме икән?» — дип, бик борчылган. Ул аны төрле кызыклы уеннар белән кызыктырырга теләгән. Ләкин Гөлбикә һаман йоклаган да йоклаган, керфекләрен бер дә күтәрәсе килмәгән. балакаем мәктәптә ничек укыр соң, дип, бик борчылган әнисе.
Көннәрдән бер көнне, эштән кайтканда, әнисе китап кибетен күреп алган. Бик арыган булса да, кибеткә керергә булган. Озак карап йөргәч, кибетчегә үзенең хәлен сөйләп биргән. Кибетче Гөлбикәнең әнисенә бер китап биргән, Гөлбикәгә шул китапны көн саен укырга әйткән. Әкият укыгач, тагын йоклар инде, дип курыкса да әнисе риза булган.
Беренче көнне әнисе Гөлбикәгә Кәҗә белән Сарык, икенче көнне Шүрәле, өченче көнне Су анасы турында укыган. Кыз бу әкиятләрне бик рәхәтләнеп тыңлаган. Көн артыннан көн үткән, Гөлбикәнең су буена барып, камышларны, балыкларны карыйсы килгән. Урманга барып, чәчәкләрнең хуш исләрен иснисе, җәнлекләр белән күрешәсе килгән.
Менә шул хыяллар белән, әнисенә әйтмичә, көннәрдән бер көнне Гөлбикә су буена киткән. Анда аны Су анасы көтеп тора икән. Ул аңа су буйларын күрсәткән, су хайваннары белән таныштырган. Гөлбикәгә бик ошаган.
Икенче көнне Гөлбикә урманга юл тоткан. Урманда Шүрәле каршы алган. Ул бер дә әкияттәге кебек түгел, бик ягымлы икән. Шүрәле кызны тәмле җиләкләр белән сыйлаган, агачлар белән таныштырган. Шулай итеп, Гөлбикә тирә-як белән кызыксына башлаган. Дөньяны күрергә өйрәткән әкиятләр китабын гел үзе белән йөртә икән. Әнисе дә моңа бик шатланган. Гөлбикә үзе дә укырга өйрәнгән. Ул үзенә бик күп дуслар тапкан. Хәзер аларга да әкият укый икән.
Гөлбикәнең күзләрен ачарга, дөньяны күрергә өйрәткән тылсымлы китап Г.Тукайның «Әкиятләр» китабы булган. Бу китапны күрсәгез, сез дә алыгыз, рәхәтләнеп укыгыз, дуслар!