Табигатьнең матур урынында урнашкан ди бер авыл. Бу авыл куе урманның матур аланында ди. Халкы да бик үзенчәлекле булган: аксакал язучылар һәм аларның шәкертләре. Исемнәре дә үзенчәлекле икән : Сарман, Актаныш, Мөслим, Зәй, Алабуга һәм Тукай.
Бербәнбер көнне аксакаллар киңәшкә жыелышканнар. Шунда берсе сүз алган.
— Без шундый матур жирдә яшибез. Көндә матурлыкка хозурланып беребез әкият яза, икенчебез шигырь, өченчебез тормышыбызны сурәтләп автобиографик әсәрләр иҗат итә. Һәрберебезнең үз юлы, үз иҗаты. Безгә таралышырга кирәк. Якын-тирәләргә барып урнашып, башкаларны да иҗатка, сәнгатькә тартырга тиешбез. Тик менә бер авырлык бар. Бу җирлектән берәүнең дә китәсе килмәс, шуның өчен үзебез арасында ярыш үткәрик. Сез ризамы?
— Риза ,риза,-диешкәннәр.
— Башта шагыйрьләр безне үзләренең шигырьләре белән җанландырыр, аннары әкиятчеләр әкият иленә алып керер, соңыннан тормышыбызны сурәтләп язылган автобиографик әсәрләрне тыңларбыз.
— Ярар,ярар,-дигәннәр.
Беренче булып шагыйрьләр күңелләргә үтеп керердәй шигырьләре белән таң калдыра. Алар арасында Тукайда була. Аннары әкиятчеләр үз иҗатлары белән таныштыра башлыйлар. Инде чыгышлары бетте дигән дә, Тукай сүз ала. Күңелләрне Шүрәле урманнарына алып кереп китә. Аптырашта калсалар да, эндәшмиләр. Соңгы булып тормышларын сурәтләгән автобиографик язмаларын укырга чыгалар. Тукай да »Нәни Апуш»ны укырга дип торып баскан. Ул укып бетергәч , түзмәгәннәр.
— Тукта әле син, Тукай, нишләп моңарчы әйтмәдең үз иҗатың турында?
— Нишләп ,безнең кебек бер генә тармактан китмәдең?
— Син бит талант икәнсең!
Салмак кына торып ,тыныч тавыш белән Тукай сөйләп киткән:
— Күрәмсез, без шундый матур җирдә яшибез. Моңлы кошлар сайравын тыңлап, күңелемдә шигырь юллары туа. Куе урманга кереп, агачлар белән әңгәмә корып, әкиятләр язам. Ә менә шушы матурлык белән бүлешергә , күнелемдәгене сөйләргә якын кешеләрем юк. Шуларны искә алам да тормышымны, үткәнемне ак кәгазьгә сырлыйм.
— Тукай, син бит бик талантлы шәхес икәнсең. Без, олылар, сиңа тиңләшергә тиешбез.
— Әйе, әйе, — дигәннәр.
— Бу урында ул калсын. Без тирә — якларга таралып, ярдәмләшеп яшәрбез.
— Тик Тукай бөтенебездән сина бер киңәш. Син бу тирәлеккә «Тукай районы» дип исем бир. Үзең сыман талантлы яшьләр үссен, туган якка дан жырласыннар. Тукай исеменә тап төшермәсеннәр. Без сиңа ярдәмлэшеп, бердәм булып яшәрбез, -диләр.
Шулай иткәннәр дә. Бер- берсенә ярдәм итеп, дус –тату күршеләр булып яшәгәннәр ди.