XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Китмә; Исемсез

Яшисем килми синсез,

Кояшым сүнә, бетә,

Соңгы өметемне җуям —

Бәхетсез итмә, китмә.

Ә мин көтәм мөмкин булса,

Рәхимсез булма, язмыш,

Җан җылымнан мәхрүм итмә,

Үтенәм синнән ялгыш.

Юлымдагы якты маяк –

Балкыр йолдыз күгемдә,

Син дә сүнсәң, юкка чыксаң,

Калам бер таянычсыз.

Кышларда бит мин өшермен,

Таба алырмынмы соң көч?

Синсез мин бербөтен түгел —

Ә яралы канатсыз кош.

***

Еллар үтә. Яраларны

Дәвалый диләр вакыт.

Китсә иде сагышларым

Киң дәрья булып агып.

Беренче кар кебек кыска

Булмас микән бу сөю?

Онытылды дигән хискә

Яңа баштан юл салу.

Губайдуллина Илюза Фанилевна
Страна: Россия
Город: Альметьевск