Принято заявок
739

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Киткән хат — калган яра»

                                 Киткән хат-калган яра

    Иске  япма белән томалап куелса да, ярыклардан утеп кергән салкын һава  тупсага боз булып ката, ишек яңакларына бәс булып сарыла. Ишегалдына караган ике тәрәзә дә иске-москы белән томалап куелган. Инде җылысы сүрелә  башлаган мич буена терәтеп куелган өстәл янына бер хатын утырган. Пыскып янган сукыр лампа яктысында ул фронттагы иренә хат яза. Мич астында сайраган чикерткә, хатынга комачауларга теләмәгән шикелле, әледән-әле туктап ала. Хат башта җиңел язылды. Сәламнәр юллаганнан соң, хатын авыл хәллләрен тезде: “Бер карасаң, авылда әллә ни яңалыклар юк та кебек. Икенчеләй уйласаң, бөтен нәрсә үзгәреп бетте. Тракторларга хәзер хатын-кызлар утырды. Йосыфҗан  Гайшәсе берүзенә икешәр норма биреп эшли. Плугары да юк. Башта куркам, дип йөргән иде, хәзер үзеннән куркалар. Хатын-кызлар усалланып беттек.  Кәрәчин юк. Чиратлашып бер өйгә җыелып фронтка җибәрергә бияләй-оекбашлар бәйлибез. Сиңа андый бүләк эләккәне бармы? Булса. Минем җылым дип хис итеп йөр, яме. Кибеткә товарлар сирәк кайта. Көн саен кичкә керүгә тәрәзәләрне томалыйбыз. Кәнсәләр шулай куша. Дошман самолетлары күрмәсен өчен, диләр. Авылга эвакуированныйларны кайтардылар. Ике яклы өйләре булганнарга керттеләр. Үзебезнең хәлләргә килсәк…”  Шушы сүзләрне язгач, хатын илереп елап җибәрде. Күз яшьләре бер-бер артлы хатка тамдылар. Лампаны сүндереп,  сөйрәлеп ул салкын түшәгенә барып ятты.

     Шулчак кемдер тәрәзәгә шакыды: “Саҗидә, Саҗидә! Ач әле мин бу!” Тышта әнисенең тавышы:” Көндез үк пучтальюн кияүдән хат килгәнен әйткән иде, я, нинди хәбәрләр бар?- дип килеп керде ул.- Җавап яздыңмы әле? Балалар турында яздыңмы? Шуны әйтергә килдем. Яза күр! Ут эчендә, үлем янәшәсендә йөри бит ул. Буласы булган инде. Ходай шулай язгандыр. Аталары бит ул. Белергә тиеш.”

   Аналы – кызлы елашып, озатып кергәч, уйлары Саҗидәне моннан  ярты ай элек булган вакыйгаларга алып кереп китте…

    Авылда бер көнне Латыйфаларның өч баласы да   уттай янып ятуын, икенче көнне Фәхрибәнатның кеченә кызы авыртып, аңсызлануын сөйләштеләр. Фельдшер Сәгыйдә авыл балаларында кызамык тапты. Чир таралып, авылда үлүче балалар да күренә башлады. Ике баласы да кызамык белән аяктан егылгач, Саҗидә көн чапты, төн чапты. Эштән калды, фельдшерны аптыратып бетерде ,үзе ашамады- балаларына каптырды. Инде кызамыкны  җиңәбез дигәндә, ике баласы да яңадан урынга егылдылар…

    Председатель бөтен авырган балаларны бер ызбага җыйдырды. Янәсе15-20 хатын  эшкә чыкмый ятканчы, авыру балаларны 3-4 хатын бер урында гына карыйлар. Фельдшер алай ярамаганын әйтеп караса да, кәнүшнигә, печән ташуга, салам кертүгә кешеләр җитми дип, авыру балаларның аналарын эшкә чыгардылар.

    Ат җигеп фермага печән ташып йөрүче Саҗидәне балалар яткан ызбага чакыртуга, ананың йөрәге туктап калгандай булды. Ничек барып җиткәнен, ишек төбендә үк сырмага төрелгән баласын кулына тоттыруларын, ”Кайсысы?”дип сораганын ул төштә күргән шикеллле генә хәтерли.”Кызың, Галимәң”- диделәр аңа. Ике көннән соң икенчесен –Галимен- улын салкын кабергә салды…

   Шушы каһәр суккан сугыш булмаса,балаларны бер ызбага җыймасалар, ике баласы да янында йөгереп йөрерләр иде. Хат язганда “ Әни, миннән дә әтигә сәлам яз”,- дип тыпырдашырлар иде. Әнисе әйтмешли, буласы булган … Балаларның үлгәненә күңел һаман ышанмый… Бу хәлләрдән соң әтиләренә фронтка Саҗидә инде өченче хатын яза. Алдагы ике хатында балаларының үлүе  турында әтиләренә хәбәр итә  алмады. Сәламнәрен генә тезде… Шәмәхә карандаш  белән язган юллары өстенә күз яшьләре тамып, җебеп җәелделәр. Саҗидә, күз яшьләрен кырыйга тамызырга тырышып, ул хатларны яңадан күчереп язган иде. Ире бит дошманга каршы сугышка керәм, дип язган. Ул җебеп калырга тиеш түгел. Нык булырга, дошманны җиңәргә тиеш. Аның куллары автомат курогына басканда калтырарга тиеш түгел!

    Кинәт хатын өстендәге юрганын атып бәрде, сукыр лампасын кабызды. Мич буена куелган киез итеген киде. Шәленә уранып, өстәл янына барып утырды. Шәмәхә карандашын кулына алып, ашыга-ашыга яза башлады: ”Үзебезнең хәлләргә килгәндә, исән-имин яшәп ятабыз. Мин эшкә киткәндә балалар әбиләре белән өйдә калып торалар. Хәзер барыбыз да өйдә. Балалар сиңа сәлам әйтәләр. Әти фашистларны җиңеп, тизрәк өйгә кайтсын, диләр. Үзеңне саклый күр. Безнең өчен борчылма. Сине яратып Саҗидәң һәм балаларың Галим белән Галимә.”

   Өйнең шыксыз салкынлыгын, хатынның сагышын киметергә теләгәндәй, өйдә чикерткә сайрый иде.

   

 

Давлетшина Марьям Шогаеповна
Страна: Россия
Город: д.Ямбулат