Китап-белем чишмәсе.
Әтием китап укый
Булган саен вакыты.
Укыганы бар аның
Меңнән артык китапны.
Нинди китап булмасын
Ярата ул укырга.
Әйтерсең әзерләнә
Булачак имтиханга.
-Әти, ничек өлгерәсең,
-Ничек армыйсың укып?
Җавап бирә әти миңа:
-Булмый китаптан туеп.
Син дә кызым, тырыш, укы
Китап-белем чишмәсе.
Сорауларга җавапларны
Әнә шуннан беләсе.
Тотам әтинең киңәшен,
Күп укыйм китапларны.
Китап укып, белем туплап
Үткәрәм буш вакытны.