XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Китап алам кулыма.

Китап алам кулыма

Өй түрендә телевизор

Елмаеп балкып тора.

Кил,каршыма утыр ,диеп,

Компьютер тартып тора.

Берөзлексез телефонга

Хәбәрләр явып тора.

Планшеттагы  уеннар

Күз кысып кызыктыра.

Ә күңелгә тынлык кирәк,

Рухи байлык җаныма.

Дөнья шау-шуыннан качып

Китап алам кулыма.

Ял иттерә мине китап,

Матур төсе,үзгә исе,

Төпле фикер йөртә белә

Китап яраткан кеше.

Гильманова Залина Раушановна
Страна: Россия