Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Кирәкми сугыш», «Мин-ТАТАР», «Туган илемдә», «Әни янында рәхәт!»

«Кирәкми сугыш»

«Кирәкми,булмасын сугыш!

Кирәкми күз яшьләре

Тынычлык, дуслык, матурлык-

Берләштерсен яшьләрне.

Кирәкми, килмәсен кайгы,

Күз яшьләре түгәрлек.

Сугыш китергән борчулар

Үзәкләрен өзәрлек.

Кирәкми! Булмасын сугыш!

Булсын бары тынычлык.

Дус-тату яшәсен халык

Бердәм һәм бергә булып!

«Мин-ТАТАР»

Мин — татар, чөнки

Туган җирем- Татар иле

Мин — татар, чөнки

«Әни» дип ачылды телем.

Татар телендә алдым белем,

Татар дип үтә көнем.

Үзем — татар, кавемем татар

Аллаһыма мең шөкер!

Мин татар, чөнки

Татар телен яратам!

«Татарлар батыр, тырышлар!»

Шундый хәбәр таратам.

Горур булып яши бирәм,

Ямьле Татарстанда.

Күп төрле бөек шәхесләр

Тамыр алган бит анда!

«Мин татар!» дип җан атамын,

Һәм дә тибә йөрәгем.

Татарлыкта минем өчен

Газиз урыным, күрәмсең.

«Туган илемдә»

Тату, бердәм,гади халык яши

Күпмилләтле Татар илендә

Горурланып баш иямен, халкым

Дан җырлыймын туган җиремә.

Җан җылыңны биреп үстерәсең,

Дөнья иркен, рәхәт, күңелле

Нәрсә кирәк булса-шул бар җирдә

Бәхетле мин-туган илемдә.

«Әни янында рәхәт!»

Бер ни эшне үзем эшләмимен

Бер ни өчен җавап бирмимен

Эшләр җайга барса сөенәмен

Ә кирегә барса көенәмен.

Әй, сөенәм, үзем бер мизгелдә

Горурланып куям кайвакыт

Ярый әле “Әнием бар!”,-диеп

Яшим җирдә, яшим шатланып.

Мухаметрахимов Расул Рамилевич
Страна: Россия
Город: Рыбная Слобода