Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Кирәк түгел безгә сугыш

Кирәк түгел безгә сугыш.

Сугыш безгә ачлык, хәерчелек,

Ятимлек биреп китте.

Күп сабыйлар ятим калып

Ачы күз яше түкте.

Җиңү яулап алдык без,

Дошманны тар-мар иттек.

Оясына кадәр куа килеп

Берлингача барып җиттек.

Кирәк түгел безгә сугыш,

Кирәк түгел кан кою.

Горурлык хисе уята

Илеңнең көчен тою.

Тугызынчы май — Җиңү көне

Иң зур бәйрәм халкым өчен!

Окопларда туңып өшесә дә

Җиңү өчен кызганмады бар көчен.

Горурланам туган илем белән,

Җиңелү белмәс халкым белән!

Көчсезләрне сыендыра, яклый ала,

Ил чикләрен дошманнардан саклый ала!

 

 

 

 

Насыров Рузиль Радикович
Возраст: 26 лет
Дата рождения: 01.01.1998