XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Килде шундый замана

Кояш чыга. Көн туа.

Кеше йокыдан тора.

Әти-әни эшкә чаба,

Бала-чага – мәктәпкә.

Менә шунда башлана

Дөньядагы тамаша.

Бар да баш-аяк чумган

Интернет капкынына:

Кем телефонга текәлгән,

Кем компьютер каршында.

Әни кеше күлмәк сайлый

Интернет кибетендә.

Әти кеше машина сата

Авито.ру сайтында.

Диңгез буе, туган көннәр,

Көтү көткән фотолар.

Селфи ясап, матур итеп

Инстаграмга куйганнар.

Шәһәр урамы буйлап

Покемон тота яшьләр.

Утка-суга түләүләрне

Госуслуги сайтында,

Өйдән чыкмыйча гына

Түли әби-бабайлар.

Мәктәптә дә балалар

Электрон китаптан укый.

Тәнәфес вакытында

Вконтактедан баш чыкмый.

Дәрестә алган билгеләр

СМС-хатлар аша,

Яшен тизлеге белән

Әнигә барып җитә.

Китаплар да, журналлар

Калды үткән заманда.

Безнең үскән буынга

Килде шундый замана.

Ганеев Адель Ринатович
Страна: Россия