Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Киләчәгем минем үз кулымда

   Мин ник килдем икән җир йөзенә,

    Ник туганмын,

    Шөгылем ни минем?

    Бушка үтми микән сәгатьләрем,

    Канәгатьме миннән син, Илем!

 

     Бер мизгелгә тылсым килсен иде,

     Рәссам булсам иде тиз генә.

    Пумаламны уңга-сулга селтәп,

    Сафлык чәчәр идем илемә.

 

    Киләчәкнең серле ишекләрен

    Ачып карар идем бер генә.

    Ошамаган урыннары булса,

    Үзгәртер идем бит тиз генә.

  

    Буяуларның иң матурларыннан

   Ясар идем бәхет сарае.

   Ул сарайда яшәр иде, беләм,

   Милләтемнең кызы-малае.

 

   Тәртип булыр иде һәр өлкәдә.

   Булмас иде көчләү, талаулар.

   Тырыш кеше генә калыр иде,

   Бетәр иде җирдә ялкаулар.

 

    Һәркем булыр иде эш остасы,

    Булмас иде соңга калулар,

    Эшләгәнгә хакын алыр иде,

    Бетәр иде эшсез калулар.

 

     Һәр балага белем иңәр иде,

     Бетсә иде җирдә наданнар,

     Кеше хакын ашап яткан җаннар.

    Үткәннәрдә яшәп калганнар.

 

     Ир хатынын хөрмәт итәр иде,

      Ялгыз калмас иде хатыннар,

      Кеше савап өчен яшәр иде,

      Өстен булмас иде алтыннар.

 

      Һәр гаиләдә шатлык булыр иде,

      Ятим калмас иде балалар,

      Мин кабызган хыял күкләрендә

      Йолдызлар да якты яналар.

 

     Киләчәгем минем үз кулымда

     Белемемне җигеп җилкәмә,

     Очармын мин һөнәр дәрьясына

     Өметләнәм матур иртәгә.

 

    Тәтешемә хезмәт итәрмен мин,

     Тикшерүче әле булырмын.

     Гаделлеген күреп сокланырсың

     Туган җирем, газиз кызыңның.

Сагирова Разиля Фирдусовна
Возраст: 22 года
Дата рождения: 01.01.2002
Страна: Россия