X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Кешеләргә ни булган?

Йолдызлар күктә бииләр,

Төннең сихри көенә.

Ә кешеләр өшеп йөри

Кышның салкын кичендә.

Адәм кая барганын

Белми кебек үзе дә.

Ашыгалар һәммәсе

Берни күрми каршында.

Берсе кайта эшеннән,

Берсе китә хезмәткә.

Икенчесе баласын

Илтә дәү әнисенә.

Әй ашыга кешеләр,

Хәл-әхвәл белү кая?

Юк ла,нишләп сорасын

Белмиләр бит берсен дә.

….Йолдызлар һаман күктә

Бии төннең көенә.

Кешеләргә аптырап

Тора айда Зөһрә дә.

Касимова Азалия Рамилевна
Возраст: 19 лет
Дата рождения: 27.05.2004
Место учебы: МБОУ
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Азнакаевский муниципальный район
Город: село Какре-Елга