Кеше бу дөньяга аваз салган мизгеленнән төрле сынауларга әзер булып яшәргә өйрәнә башлый. Әйтәләр бит, тормыш ул гел ак сызыкларлан гына тормый, ә аклы-каралы сызыклардан тора дип. Хак та шулай. Тик аңларга гына кирәк, акка кара сызык сызылганмы, әллә киресенчә, карага акмы.
Ә безнең очракта бу әле аңлашылып бетми. Менә без дүрт бала, үзебез аерым бер күп балалы гаилә. Әйе шулай булыр иде, тик әни безне карамаган. Без балалар йортында бер кавым тәрбияләндек. Аннары безне яңа әни һәм яңа әти алды. Бу гаиләдә бездән зуррак өч кыз бар иде. Без бер мизгелдә апалы да булдык. Менә яңа тормыш, ак сызыклар… Озаккамы?Юк. Безнең әни гел әйтә: ” Бала алган гаилә җәмгыять белән кабул ителми һәм аларга җәмгыять арт ягы белән баса”,-дип. Мин аның бу сүзләре белән бик килешмәс дә, чынлыкта хак сүзләр булуына көннән-көн инанам гына.
Башта балалар бакчасына йөрдек. Әнинең күп кенә күз яшьләренә сәбәпче булдык. Безне көн саен энә күзеннән кичерәләр иде. Ялгыш бәрелгән я сугылган урын күргән көнне безнең өйгә тикшерү килә иде. Әни гарьләнә иде бу күренешкә. Кичләрен елавын күрү андый көннәрне бик авыр иде.
Аннары без мәктәпкә кердек. Башта безгә рәхәт иде. Мәктәп директоры безне һәркөн каршы ала, хәлне сораша. Тик абый эштән китте.
Безгә авыр көннәр килде. Ул безнең башлангычта укый торган туганнарыбызга кагылмады, тик безгә таякның авыр башы төшә иде. Мине класста кактылар, мин ярар инде дип түзсәм. Әнидән директор көлде :”Син аларны акча өчен алдың”,- дип. Үз башыннан үтмәгән, җансыз кеше сүзләре иде бу. Ул безне караганмы, беренче елларны йокысыз төннәр үткәргәнме? Юк. Укытучы исеменә директор олы тап төшерде шул көнне.
Аннары абыемны кагуларын күргәч, бик авыр булды. Ике класс туры килдек. Абыйга классташы “син детдом баласы, килмешәк”диде. Дәрес алып баручы апа кычкырып көлде. Абый үпкәләде, ачуы да чыкты. Аннары апа аңа кычкырды, тәнәфес җитүгә якасыннан сурәп завучка алып китте. Мондыйны без беренче күрдек, укытучының укучыдан көлүе ич бу. Миңа туганым кызганыч иде. Абыйны яклаучы булмады, әни яклап карады. Ул да хаксыз диелде. Абый бит бик тыныч кеше, тик бу вакытта ул ярсыган иде. Әни бер генә җөмлә әйтте бу укытучыга:” Аны чыгырыннан чыгару өчен күп тырышлык кирәк, син тырышкансың”.
Ә бу уку елында әнигә дә әйтергә курыкты абый. Аны ул укытучы уку елы буе татар теле дәресенә кертмәде, коридорга куып чыгарып торды. Ул я коридорда, я информатикада булды. Әни белми кала иде дә, тик укулар беткәч классташлары җиткергәннәр. Җиткермәсләр дә иде, тик еллыкка “4” ле чыккан икән абыйга. Менә шул билге олы кызыксыну уятты да инде. Ярар абыйга киләчәктә мондый директорлар,укытучылар очрамасын. Югыйсә, унга барасы иде бит ул. Соңгы яңалык әнигә көпә-көндез яшен суккандай ишетелде, ул көне сәгате белән абыйны Түбән Камага илтеп урнаштырды.
Мөгаен әни хаклыдыр, безнең ише гаиләләрне җәмгыять кабул итмидер. Тик бездә кеше бит, безнең дә башка балалар кебек яхшы белем аласы , кешечә мөнәсәбәт күрәсебез килә. Тик бу мәктәптә бу мөмкин түгел.
Ярар абый китте дә ди, ә без? Энем һәм сеңлем, мин. Безгә бит укырга кирәк әле. Энем бик шук, аны көн дә сүгәрләр, сеңлем бик әкрен. Аңа да рәхмәт әйтмәсләр. Әни инде бу мәктәптә калмас. Ул:”Сезнең өчен хаман-хаман таланыр хәлем юк”,-ди. Әйтми инде, абыйны яклап чыкканнан бирле аңа бу мәктәптә кара көннәр башланды. Көндә кайта да елый.
Менә шуннан соң кем әйтә ала безнең тормышның нигезе ак дип. Юк! Безнең тормышның нигезе кара. Ә ара-тирә ак сызыклар күренүе ул-безгә терәк булучы гаилә. Тик аларны да аңларга була, алар адресына яхшы сүз юк бит.
Кеше тормышка ник килә дип башлаган идем. Әйтәсем килә, кеше тормышка бәхетле, рәхәт яшәр өчен килә. Шул бәхетне 16-18 яшеңә кадәр караңгылатучылар булмасын иде. Укытучылар арасында кешелеклелек сыйфатларына ия булганнар күбрәк булсын иде. Без үзебез теләп әнидән калмадык, тапкан әнине дә гаеплисем килми. Бу гаиләгә дә авырлык тудырыр өчен килмәдек. Без аларга шушы укытучылар аша, җәмгыять аша авырлык китерәбез. Тик без аларны бик яратабыз.